Чыгарылыш укучылары өчен «урак өсте» башланды — алар дәүләт имтиханнары бирә. Башка бик күп сынау-авырлыклар белән чагыштырганда, әлбәттә, бу әллә ни зур бәла түгел, әмма шул ук вакытта хәзер мондый сынаулар бик үк күңеллегә дә әйләнеп бармый – укучылар көчле стресс кичерә һәм бу – медицина тарафыннан расланган факт.
Соңгы ике сыйныфта укучыларны укыту бурычы түгел, ә сынауларны бирерлек дәрәҗәгә җиткерү өчен тырышу гына бар. Бердәм дәүләт имтиханнарын киләчәктә һәркемгә белемен үстерергә тигез мөмкинлек бирергә тиеш дип керткәннәр иде, әмма аның куркынычы да һәркем өчен бертигез. Сүз монда тиешле балл җыя алу турында гына бармый. Бала һәрчак стресс кичереп яши, чөнки аның өчен яшәү тоташ сынаулардан тора, аңа һәрнәрсә яңа.
Өлкәннәргә әле җиңелрәк, аларның тиресе калынайган инде, тормышның караңгы якларын күргән, кайбер гаделсезлекне татыган. Ә бала һәрнәрсә белән беренче тапкыр очраша, аңа күпкә авыррак, шуңа күрә балачак ул – стресслар чоры. Шуларга хәзер БДИ да өстәлде. Шулай булгач, нигә кирәк соң ул? Һәркемгә дә тигез мөмкинлек бирә, диләр. Әмма мәктәп финишы – бер, югары уку йорты старты – бөтенләй икенче, аларны тәңгәлләштерүдән мәгънә юк, БДИ бирергә генә әзерләнүчеләр өчен алга таба уку өчен аерым программа төзелмәгән. Әлеге имтиханнар – рулетка уены кебек, еш кына иң сәләтле балалар да тест җаваплары белән буталып кала, чөнки аны төзүчеләр үзләре аңлап бетерми кайвакыт. Аннан соң әлеге аңлашылмаган тестларга аңлашылмаган җавап биргән укучы баланың эшенә кемдер аңламыйча гына билге куя. Шуларны аңлап, белеп барган укучы имтиханда нишләргә тиеш? Ул, белеме нинди дәрәҗәдә булуга карамастан, борчылып, стресс кичерә: ничек булыр, җавапларны ничек бәяләрләр? Рулетка уены инде – йә була, йә юк. Унбер ел буена яхшы укып, әзерлекле укучы килде-китте тестларда ялгышырга мөмкин, ә икенчесенең, очраклы рәвештә генә тамга куеп, дөрес җавапка туры китерү ихтималы бар һәм очраклы рәвештә югарылыкта була. Бу ысул уенчылар өчен яхшы, әмма баланың белемен бәяләү өчен түгел.
Моны күпләр аңлый, педагоглар, белгечләр бу хакта күп сөйли, әмма үзгәреш юк һаман. Ә бүгенге балалар алар – илнең киләчәге, барысы да алар кулына калачак, белем дәрәҗәсе нинди булыр соң? Югары уку йортына кергәндә, укучының унбер елы буена ирешелгән уңышлары (бүләкләр, урыннар, дипломнар, спорт һәм иҗат өлкәсендәге күрсәткечләр, олимпиада, фестивальләрдәге нәтиҗәләр) исәпкә алынмый, кайберсе өчен берничә балл гына өстәлә өстәлүен. Ә башкача сәләтле балаларны ачыклау ысулы юк, барысын да БДИ хәл итә. Әйтерсең лә калган елларда укылмаган, бернәрсәгә ирешелмәгән, бары тик ике ел имтихан дип куркылган, тестларга җавап язып утырылган. Әлеге тестлар мизгел эчендә була торган хәлгә карар кабул итүне ачыкларга гына ярдәм итә, ә акыл, уйлый белү сәләтен үстерми. Әлеге имтиханнар бер калыпка салынган, ул стандарт буларак бара һәм бер үк төрле фикерләүче, гадәти укучылар өчен. Ә гадәти булмаганнарга бу ысул туры килми, алар аны кабул итә алмый. Ул төрле булганнарны бертөрле кысаларга куып кертә. Физика-математика фәннәрен яхшы белмәгән Эйнштейн бу чорда яшәсә, мөгаен, БДИны бирә алмас һәм кешелек шундый даһины белмәс иде. Гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан биргәндә, укучы бөтен сәләтен һәм белемен эшкә җигеп, үз фикерен белдереп җавап бирә һәм шуны исбатлый ала, төгәл даталардан тыш белгечләр үзләре дә күп нәрсәгә бертөрле җавап бирә алмый. Стандарт имтиханда исә мондый мөмкинлек юк.
Бу хакта күп сөйләнер әле, үзгәрешләр кертәсе һәм шуның нәтиҗәсен күрү урынына, төп игътибар укучыларның күчерү мөмкинлеген искәртүгә юнәлгән – тимер эзләгечләр аша керү, видеокамералардан карап тору, бәдрәфкә дә ияреп чыгу яки аларның ишеген алып кую... Болар бөтенесе психикага тагын да ныграк тәэсир итә, ә куелган максатларга ирешелми, үзгәрешләр булмыйча, аларга ирешү күренми әлегә.
Фото: rg.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар