16+

БДИ тапшыруда кабат яңалыклар көтелә

Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң дулкынландыргыч вакытлары: алар, түземсезләнеп, бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен көтә.

БДИ тапшыруда кабат яңалыклар көтелә

Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң дулкынландыргыч вакытлары: алар, түземсезләнеп, бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен көтә.

Укучылар рус әдәбияты, география, рус теле, чит тел, математика, информатика, биология һәм тарихтан имтиханнарын тапшырдылар инде. Бүген алар җәмгыять белеменнән һәм химиядән сынау уза.
Шушы көннәрдә исә Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 29 майда булган рус теленнән БДИның башлангыч нәтиҗәләрен игълан итте. Рус теленнән имтиханны илдә барлыгы 714 мең 242 кеше (2013 елда 781 мең 991 кеше булган) тапшырган. Югары баллны - 80нән 100гә кадәр - укучыларның 13,26 проценты (2013 елда бу сан 14 процент) алган. Быел Татарстанда рус теленнән имтиханны 19 меңнән артык укучы тапшырды, аларның 5,5 меңе - казанлылар.
География һәм рус әдәбиятыннан да имтихан нәтиҗәләре билгеле. Аны Татарстанда якынча 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, географиядән уртача балл 64,4 булса, рус әдәбиятыннан исә 52,8 балл. Дүрт укучы географиядән 100 балл җыйган, рус әдәбиятыннан исә иң югары баллны ике чыгарылыш сыйныф укучысы алган. Ә менә 11 бала - географиядән, 39 укучы рус әдәбиятыннан имтиханны тапшыра алмаган.
Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикабызның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләре белән укыту сыйфатын мониторинглау республика үзәгенең рәсми сайтында - www.rcmko.org «БДИда катнашучы сервисы» («Сервис участника ЕГЭ») бүлегендә таныша ала.
Сүз уңаеннан, киләсе елда укучыларга чит телдән БДИны язма рәвештә генә түгел, ә телдән дә бирергә туры киләчәк. Имтиханның телдән тапшырылачак өлешенә «Аудирование» бүлегеннән дә биремнәр өстәлә. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыруда да яңалыклар керүе көтелә. 2015 елда чыгарылыш сыйныф укучылары аның бер өлешен телдән дә бирергә мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading