16+

БДИ: әти-әни “чирканчык” алды

БДИ... Бу сүзне ишетүгә йөрәк “жу” итеп китә. Имтихан бирүче укучыларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә шундый ук хәлдер. Ничек тапшырыр, белеме җитәрме, кыен булмасмы, бирмәсә нишләр? Ата-ана башында йөзәрләгән уй.

БДИ: әти-әни “чирканчык” алды

БДИ... Бу сүзне ишетүгә йөрәк “жу” итеп китә. Имтихан бирүче укучыларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә шундый ук хәлдер. Ничек тапшырыр, белеме җитәрме, кыен булмасмы, бирмәсә нишләр? Ата-ана башында йөзәрләгән уй.

Мондый шикләрне бетерү өчен Россия Мәгариф министрлыгы ил буйлап “Әти-әниләрнең бердәм БДИ тапшыру көне” уздыра. Быел да Казанның 81 нче мәктәбендә һәм республиканың төрле районнарында әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да дәүләт имтиханнары тапшырып карады. Алар тарих фәненнән үз белемнәрен сынады.

“Тарих буенча БДИ мәҗбүри булачагына ышанам”

Акциядә Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, әти-әниләр, әби-бабайлар килгән. Барысының да максаты — имтихан бирүне үзләре тоеп, “тәмен” татып карау.

- Минем кызым да, малаем да БДИ аша үтте, - ди мәгариф министры.- Үзем дә 2,5 ел эчендә бүген дүртенче тапкыр үтәм инде. Бу акция безнең ата-аналарның куркуын бетерү максатыннан оештырыла. Чөнки БДИ турында нәрсә генә сөйләмиләр. Әлбәттә, балаларны куркыта торган әйберләр дә булгандыр инде. Ел саен аны яхшырталар, уңайлырак итәләр, булган белемне күрсәтү өчен шартлар тудыралар. Бүген без тарих буенча имтихан бирәбез. Киләсе елларда тарихтан БДИ мәҗбүри булачак, дип ышанам. Без тарихны белергә тиеш. Үз тарихын белмәгән киләчәкне төзи алмый. Илебез, дәүләтебез куйган максатларны үтәр өчен тарих нигез булып, без аңа терәлеп, алга барырга тиеш. Бу минем фикер. Тарихтан да имтиханны кызык итеп биреп була. Ниндидер кызык булмаган фактлар белән башны тутырганчы, тарихтагы этапларны яхшы белсәк, хөкүмәтнең төзелешен белеп, дәүләт кайсы якка барырга тиешлеген аңлый алабыз. Бу балалар — безнең картлык. Картлыгыбыз алар кулында узачак. Шуңа да аларны тормышның бар ягыннан әзерләргә ниятлибез.

Г.Камал театры артисты Илнур Закиров сүзләренчә, аңа БДИ тапшырырга тәкъдим ясагач, акциягә кызыгып катнашырга булган.

- Минем үземнең БДИ тапшырган юк. Без мәктәпне тәмамлаганда әле Совет системасы буенча укыталар һәм имтихан тапшыралар иде. Балалар нәрсә хис итә икән. Курку туамы аларда, билгесезлекме. Үземдә шул хисне тоясым килде. Үзем артист булгач, образлар тудырганда да ул кирәктер дип саныйм. Кем белә, бәлки шундый роль уйнарга туры килер. Имтихан биргәндә бәлки курку бардыр инде ул. Үзебез укыганда, укытучылар каршында билет алып имтихан тапшырганда да курка идек, - дип искә ала танылган артист.

Киләсе елга 9 сыйныфка барачак укучының әнисе Ольга Степанова имтиханда үзе беренче “чирканчык” алыр өчен килгән.

- Бу процесс башыннан ахырына кадәр ничек үтәчәген күрәсем килде. Бала әле имтиханга әзерләнми. Әмма киләсе уку елы башыннан арттарак калган фәннәр буенча укуны ныгытырга уйлыйбыз. Әмма әлегә нинди фәннәрдән имтихан тапшырачагын да күзалламыйбыз, ди Ольга ханым. 9 сыйныфтан соң ул баласы урта һөнәри белем алырга теләвен, әгәр дә укырга керә алмаса гына 10-11 сыйныфта укыячагын да әйтте.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading