Анда мондый юллар бар: «Бүген без ерткыч фашистларның мәкерле юлына чик куйган, аларны үз өнендә тар-мар иткән каһарман сугышчыларыбызга, завод цехларында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алны-ялны белмичә фронт өчен, җиңү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тагын бер тапкыр тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
Мәдәният елында иҗат әһелләре...

Мәдәният елында иҗат әһелләре - артистлар, язучы-шагыйрьләр һәм журналистларның Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертүләрен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Талантларын, гомерләрен аямыйча, алар сугыш гарасаты эчендә булды, солдатларның рухын күтәрү өчен, сәхнәләрдән төшмәде, каләмнәрен корал итеп, илбасарларга каршы көрәште.
Татарстаннан сугышка киткән җиде йөз мең кешенең яртысыннан артыгы туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Аларның батырлыгы яшь буында ватанпәрвәрлек, җиңелмәс дәүләтебезнең шанлы тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләүдә зур ярдәм булып тора.
Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышына, аның вакыйгаларына җиңел акыл белән мәсхәрәле ревизия ясау омтылышлары бар. Бу - гаять күңелсез, борчулы күренеш. Украинадагы вакыйгалар, нацизм-бандерачылык идеологиясен яңадан торгызу куркынычы шөбһә тудыра. Мондый гамәлләргә тормышыбызда урын булмаска тиеш! Кешелексезлеккә өндәүле карашлар таратырга тырышучылар, нинди генә битлек киеп чын йөзен яшереп маташса да, аларның кыек эшләренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан көчле каршылык күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм...»
«Сөекле туган җиребез һәрчак имин булсын, толлар, ятимнәр, сугыш корбаннары кичергән олы михнәтләрне башка беркем дә күрмәсен, кан коеп яулап алынган Җиңү Байрагы Ватаныбыз күгендә һәрчак горур җилфердәсен!» - ди Президентыбыз һәм татарстанлыларга тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар