16+

Белем көнен Казанның Кремль яр буенда билгеләп үтәчәкләр

Белем көнен Казанның Кремль яр буенда билгеләп үтәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Белем көнен Казанның Кремль яр буенда билгеләп үтәчәкләр

Белем көнен Казанның Кремль яр буенда билгеләп үтәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

1 нче сентябрьдә яшь шәһәрлеләрне мавыктыргыч концерт программасы, интерактив зоналар, иҗади мастер-класслар һәм конкурслар, белем бирү тамашасы, шулай ук беренче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә багышлау көтә.

13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр яр буе пирсында робототехника, гипс сыннарын ясау һәм язу буенча мастер-класслар, Татарстанның Табигать тарихы музееның «Әлбәттә, фән!» лабораториясеннән интерактив фәнни тамаша узачак. Шунда ук теләгән һәркемгә аквагрим ясаячаклар, ә беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә ант биреп, багышлау уза ала. Ә 14.30 сәгатьтә пирс сәхнәсендә музыкаль тамаша башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading