16+

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенә йомгак ясалды: «Шәһри Казан» икеләтә җиңүче!

Бүген Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә "Белем җәүһәрләре” һәм "Әдәби марафон" IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Шәһри Казан" "Белем җәүһәрләре" X Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесендә  "Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты" номинациясендә - икенче, ә "В контакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме" номинациясендә өченче урынны яулады.

Быелгы "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә "Шәһри Казан"га чын мәгънәсендә бәхет елмайды.

Әлеге уңышлардан тыш редакциябезнең баш мөхәррире Радик Сабиров татар интернетын үстерүдәге өлеше өчен И.Метшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тавыш бирү этабында "Шәһри Казан" ике номинациядә иң күп тавыш җыючы булды. Безнең белән бергә булганыгыз өчен, рәхмәт сезгә, укучыларыбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading