16+

Бензин бәясе чүпрә салгандай күперә: көзгә 50 сумга җитә?!

Әле кайчан гына машина йөртүчеләр өчен бензинның литры 30 сум була дигәннәре куркыныч бер төш кебек иде, хәзер шундый бәядән ягулык салырга теләүчеләрнең чираты әллә ничә чакрымга сузылыр иде.

Әле кайчан гына машина йөртүчеләр өчен бензинның литры 30 сум була дигәннәре куркыныч бер төш кебек иде, хәзер шундый бәядән ягулык салырга теләүчеләрнең чираты әллә ничә чакрымга сузылыр иде.

Узган атнада гына Алексеевскида 39,9 сумга ягулык салганда, аптырап калган идем, «Кайчан соң әле?» – дип, сатучы кызга карауга: «Бу атнада ике тапкыр артты инде», – дип җавап та бирде, минем кебек аптырашта калучылар мин генә булмаганмын, күрәсең. Бераз ары китеп, Чистайда бензинның литры 39,2 икәнен күргәч, тагын аптырадым, һәркайсының үз бәясе, һәркем үз законы белән яши икән хәзер – анархия! «Батька Махно карый тәрәздән...» дигән җырны көйләп әйләнеп кайттым шулай. Бүген менә тагын яңа бәяләр – бензин 40 сумнан арткан икән. Кичә арзанрагын салып өлгереп булмады, җырлап утырып.

Аналитиклар: «Ягулыкның кыйммәтләнүенә нефтькә бәяләрнең артуы, салымнар һәм нефть компанияләренең комсызлыгы сәбәпче», –диләр. Нишләп бу язда гына бәяләр кинәт кыйммәтләнде? Нефть бәясе артты, ә рубль яңа санкцияләрдән соң кыйммәтен тагын югалта төште. Дөньякүләм базарда нефть бәясе арзанайса да (аның, хәзерге белән чагыштырганда, ике тапкыр арзанрак булган чагы да бар иде), Россиядә ягулык бәясе үзгәрешсез калачак, чөнки эчке базарда ул рубльгә бәйле.

Кайбер экспертлар көзгә бәяләр 50 сумга җитәргә мөмкин дип фаразлый. Нефть кыйммәтләнгәнгә, аны табучы компанияләргә ягулыкны (шул исәптән чималны да) чит илгә сату отышлырак, имеш, рубль арзан булганга күрә, долларга сату ягын карыйлар. Менә шушы долларга кызыгу хәзер күпләгән машиналарның басып торуына китерәчәк: май аендагы сораштырулардан күренгәнчә, 40 проценттан артык машина хуҗасы җәяү йөрергә булган. Җәяү йөрү яхшы, әлбәттә, сәламәтлеккә файдалы, һава да чистарак булачак. Ә зыян күрүчеләр шәхси машинадагылар гына түгел бит әле. Татарстан туроператорлары, дизель ягулыгы кыйммәтләнү сәбәпле, елга круизлары тукталырга мөмкин, дип белдергән, алар юлламаларны бәяләр арзан булган чакта саткан булган икән. Ярый, хуш, Идел буйлап Чабаксарга бармасак та торырбыз, бу тормыш өчен иң мөһим нәрсәнең берсе түгел. Әмма көндәлек, көнкүреш товарлары, азык-төлекне күтәреп ташып бетереп булмый. Әлеге кыйммәтләнүнең тискәре ягын машина йөртүчеләр генә түгел, бөтен халык тулысынча татыячак, бар нәрсәгә дә бәяләр күтәрелгәч.
Хөкүмәт тә бу мәсьәлә буенча эш алып бара, бәяләр үсүдән туктаячак дип белдерә белдерүен. Белгәнебезчә, ягулыкка бәяләр язгы чәчү һәм урып-җыю вакытында гына контрольдә тотыла, әмма арзанаймый. 90нчы еллардан башлап, бензинның беркайчан да арзанайганы юк. Белгечләр әйтүенчә, минфин нинди дә булса чаралар күрмәсә, нефть продуктларына бәяләр 20 процентка, аннан да күбрәккә артырга мөмкин. Мондый хәлне булдырмас өчен, хөкүмәт акцизларга бәяләрне киметкән – бензинның тоннасы 3 мең булачак. Әмма ягулык станцияләрендә бензин арзанаер дип көтәргә түгел, диләр, бу бары тик аларны алга таба арттырмаячак кына.

Хөкүмәт әлеге кризистан чыгу юлларын эзләгәндә, автосөючеләр федерациясе протест акциясендә катнашырга чакырган смс-хәбәрләр тарата, анда шимбә-якшәмбе көннәрендә ягулыкны бөтенләй сатып алмаска өндиләр. Алар фикеренчә, сатылу күләме кимегәч, бәяләр дә төшәргә тиеш. Бәлки бу дөрестер дә, әмма башкасы белән нишләргә? Әйтеп үтелгәнчә, ягулыкка бәяләрнең артуы азык-төлекнең кыйммәтләнүенә дә китерергә мөмкин. Ипи дә сатып алмаска өнди башларлармы икән? Җәяү йөреп булыр ул, ә ач торып булмас шул. «Ач торырга өйрәнеп тә бетте, үлеп тә китте» дигән мәзәк чынбарлыкка әверелә күрмәсен инде.

Юрий Кулагин, «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте»нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе:
– Бензин бәясе соңгы арада чынлап та берничә мәртәбә күтәрелде. Ни өчен икәнен берәү дә аңлата алмый. Мин үзем бюджетны тулыландыру, икътисадны үстерү өчен кирәктер дип уйлыйм. Әмма гади халык, автомобиль йөртүчеләр ризасызлык белдерә. Бензинга бәяләр арту таксига, юл йөрү, су юлы транспорты бәяләренә дә тәэсир итәчәк. Хәтта продуктлар кыйммәтләнергә мөмкин. Бәяләрне арттырганчы, башта халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк булгандыр. Хәзер кеше берни аңламый, ачуы чыга. Бар авырлык кулланучы җилкәсенә төшә. Ничек кенә булмасын, машина бензинсыз йөрми. Шуңа да бу хәл белән килешергә туры килә. Бензинның бәясе үсүгә карап, сыйфаты яхшырсын иде ул. Дөрес, соңгы елларда бу мәсьәләне контрольдә тотарга тырышалар, шулай да күп шоферлар сыналган, ышанычлы фирмалардан гына бензин алырга тырыша.

Фәнис Мотыйгуллин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading