16+

БЕР ЕЛГАГА ИКЕ ТАПКЫР КЕРМИЛӘР

Бер елгага ике тапкыр кереп булмый диюләре хак. Баш тренер Владимир Крикуновка «Ак Барс»та икенче кабат нибары бер сезон гына тренерлык итәргә насыйп булды. Гәрчә аның Казан клубы белән килешүе өч елга исәпләнгән булса да.

БЕР ЕЛГАГА ИКЕ ТАПКЫР КЕРМИЛӘР

Бер елгага ике тапкыр кереп булмый диюләре хак. Баш тренер Владимир Крикуновка «Ак Барс»та икенче кабат нибары бер сезон гына тренерлык итәргә насыйп булды. Гәрчә аның Казан клубы белән килешүе өч елга исәпләнгән булса да.


«Барс»ларның элекке остазы Зиннәтулла Билалетдинов хоккей буенча Россия җыелма командасы баш тренеры итеп билгеләнгәннән һәм аның клубтагы эшчәнлеген туктатып, фәкать ил җыелмасы белән генә шөгыльләнергә тиешлеге ачыкланганнан соң, Казан клубы җитәкчелеге сезон башланыр алдыннан яңа тренер эзләргә мәҗбүр булды. Шул шартларда, ике тапкыр Гагарин Кубогын откан командада тотрыклы мохитне саклап калу өчен, Татарстан хоккеена таныш тренерны чакыру хәлдән чыгуның уңышлы варианты булып саналды. Кайчандыр «барс»лар белән ил чемпионатының көмеш медальләрен яулаган Владимир Крикуновны Түбән Кама «Нефтехимик»ыннан Казанга күчерү зур уңышлар вәгъдә итмәсә дә, хәлдән чыгу юлы булыр кебек иде.
Дөресен әйтик, илнең абруйлы тренерларының берсе булган Владимир Крикуновның кабат Казанга кайтуы җанатарларда гына түгел, хоккей белгечләрендә дә каршылыклы хисләр тудырды. Нигездә, «Нефтехимик» кебек нык урталыкта торучы командалар белән эшләгән Крикуновның топ-клуб белән югары үрләр яуларга көче җитәрме, Зиннәтулла Билалетдинов туплап калдырган команда белән уртак тел таба алырмы дигән сораулар урынлы иде. Өстәвенә Крикуновның шактый кырыс күнекмәләр методы белән аерылып торуы да мәгълүм. Баш остаз үзе, командада революцион үзгәрешләр булмаячак, дип кабатлады. Тик «Ак Барс» сезон башында үз дәрәҗәсендә уен күрсәтә алмагач, моның команда эчендәге мохиткә бәйле булуы ачыкланды. Казан клубы белән ике тапкыр Гагарин Кубогы яулаган уенчыларның кайберләре сезон барышында башка клубларга җибәрелеп, алар урынына яңа уенчылар алынды, Казан клубы лидерлары Алексей Морозов, Данис Зарипов өстендә дә болытлар куерды. Яңа уенчылар да үзләренә күрсәтелгән ышанычны әллә ни аклады дип әйтеп булмый. Сүз эзләп кесәгә керергә яратмаган җор телле баш тренер интервьюларында элекке остаз туплап калдырган команданың чемпионлык өчен көрәшкә яраксыз булуы турында ачыктан-ачык сөйли башлады. Шулай да клуб җитәкчелеге кискен адымнарсыз гына «йорт» эчендәге киеренке мохитне беркадәр җайлауга иреште ул чакта. Крикуновка исә уйлаган берен читкә сөйләмәскә дигән күрсәтмә дә бирелде бугай. Команда шундый каршылыклар аша уза-уза, плей-оффка чыгып, бу сезонда тотрыклы уен күрсәтә алмаган принципиаль көндәш «Салават Юлаев»ны җиңеп, Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналына чыкты. Тик шуннан артыгын булдыра алмады. Быелгы регуляр чемпионат лидеры «Трактор»га көче җитми булып чыкты.
Медальләр алу бурычын куйган команданың ярыштан иртә төшеп калуы шулай да тренер отставкасы белән тәмамланырга охшамаган иде. Беренчедән, үткәннән сабак алып, хәзер бездә баш остазларны еш алмаштыру практикасы кулланылмый. Аннан соң, Крикуновка тагын бер шанс бирелер кебек иде. Күпсанлы интервьюларында ул үзе дә бу мөмкинлекне кире какмады. Командага революцион үзгәрешләр, яңа сезонга җиң сызганып составны яңача тупларга кирәк, дип кабатлады. Кайбер уенчылар адресына аларның профессиональ дәрәҗәсен шик астына куйган эпитетлар ташлап алырга да онытмады. Әмма бераз соңрак командадагы үзгәрешләрне баш тренердан башларга кирәк булуы ачыкланды. «Ак Барс» җитәкчелеге контрактны вакытыннан алда өзүнең рәсми сәбәпләрен аңлатмады. Крикуновның үз сүзләренә караганда, аның отставкасы яңа команда туплау буенча клуб җитәкчелеге белән уртак тел тапмаудан икән.
Казанның күренекле спорт журналистлары, комментаторлары «Sportlar.ru» порталында Крикунов отставкасы уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашкан иде. «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы спорт журналисты Михаил Степанов Крикунов отставкасын «Трактор» белән ярымфинал сериясе тәмамлангач ук көтүен яшерми. «Бу клуб җитәкчелегенең бердәнбер дөрес карары дип исәплим. Владимир Владимировичны хөрмәт иткән хәлдә, ул үз карарларында беркадәр эзлексез булды дип саныйм. Сезон ахырында командага Морозов җитмәгәнлеге ачыкланды. Ә бит сезон башында баш тренер аны чак кына яраклылык вакыты чыккан материалга тиңләмәде. Эш шунда дип беләм, Билалетдинов эшләгән чорда «Ак Барс»та уенчыларның билгеле бер кастасы формалашты. Алар тренерлар советы составына керә, тренерлар карарына йогынты ясый ала иде. Килүгә үк танылган лидерларны яңа уенчылар белән бер сафка куюы Крикуновның төп хаталарының берсе булды дип саныйм. «Ак Барс»та җайга салынган система белән һәр белгеч санлашырга тиеш».
Хоккей комментаторы Александр Норден, киресенчә, Крикунов Казан клубында калыр, команданы яңа сезонга әзерли башлар, дип уйлаган. «Бер атнада бер төрле, икенче атнада бөтенләй икенче төрле мәгълүмат килеп иреште. Шушы арада гына нәрсә үзгәргән, сәбәпләрен белми торып, шәрехләргә кыенрак. Бер нәрсә генә ачык: команда бу сезонга алдына куелган йөкләмәне үтәмәде», - ди Норден.
«Россия-2» телеканалының хоккей комментаторы Александр Ткачевның үз блогындагы уйланулары да игътибарга лаек. «Сезон башында Крикуновтан «Ак Барс» Билалетдинов чорындагы кебек уйнаячакмы, әллә инде Крикунов тренерлык иткән чордагы «Нефтехимик» кебекме, дип сораганнар иде. Ул, командада бернинди революцияләр булмаячак, минемчә, «Нефтехимик» белән «Ак Барс»ның уены охшаш, дигән иде. Ә менә сезон соңында Sportbox.ru га биргән әңгәмәсендә ул Билалетдиновтан чемпионлык өчен көрәшерлек состав калмавын, алга таба җиң сызганып яңа команда төзүгә керешергә кирәклеген җиткерде. Хәзер аны кем башкарачак дигән сорау туа. Ничек кенә булмасын, Казан клубы буыннар алмашы аша узарга тиеш. Әгәр команданы Билл варианты буенча төзергә телиләр икән, тренер урынында хоккейчылар белән тир чыгарып күнекмәләр уздыра торган кеше генә җитми», - ди ул.
Яңа баш остазга килгәндә, әлегә мөмкин булган кандидатлар арасында Быков, Брагин, Белов исемнәре яңгырый. Шулай да Зиннәтулла Билалетдинов штабы составында Казанда эшләү тәҗрибәсе булган Валерий Беловның шанслары күбрәк тоела. Клуб җитәкчелеге дә яңа остаз билгеләүгә хәзер бик сак килер кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading