Җәй көне Башкортстанда яшәүче танышларым гаиләләре белән Казанны күрергә килгәннәр иде. Килүен килгәннәр, тик кайда тукталасын алдан ук уйламаганнар. Казан бетереп, кич кунарга урын таба алмый интектеләр. Ниндирәк кунакханәләр бар соң, анда яшәү күпмегә төшә икән, дип сорыйлар. Мин тиз генә күңелемнән кунакханәләрне барлыйм. «Пирамида» күңел ачу үзәге янындагы «Мираж»ны,...
Алар күп, әмма кыйммәт
Саный китсәң, акчасын иркен тоткан кешеләргә кунакханәләр җитәрлек Казаныбызда. Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты җитәкчесе Иван Сергеевич Кадошников биргән мәгълүматларга караганда, 2008 елдан бүгенгә кадәр генә дә 15 кунакханә сафка бастырылган. Хәзерге көндә башкалабызда 4,2 мең номерга (6,7 мең кешелек урын) исәпләнгән 69 кунакханә эшләп килә. Аларның берсе - биш йолдызлы, бишесе - дүрт, икесе - өч йолдызлы һәм тагын ике кунакханә икешәр йолдызлы. Быел гына да өч халыкара кунакханә: «Marriott», «Оазис», «Лучано» spa-отеле ачылган. Болардан кала тагын ун кунакханә төзелеп ята, аларның алтысын 2013 елгы Универсиадага кадәр өлгертергә тырышалар, ди. Әйтүләренчә, Россиянең өченче башкаласы булган Казанны күрергә туристлар еш килә башлаган. Елына шәһәргә миллионнан артык сәяхәтче килә икән. Әмма аларның барысы да, әйткәнемчә, дүрт-биш йолдызлы кунакханәгә тукталмый. Шуңа да узган елның тугыз аенда аларның туристлар белән тутырылу дәрәҗәсе 51 процент кына булып чыккан. Marriott Courtyardның Казандагы генераль менеджеры Камерон Макнейлли белдергәнчә, хәзерге вакытка Казанга яңа кунакханәләр төзергә кирәкми. Аныңча, булган отельләрне тутыру турында уйларга тиешбез. Якындагы биш елда яңаларын төземәсәк тә була, чөнки булганнары да туристлар белән йөз процентка тулмый. Әйе шул, дүрт-биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәр өчен кесәң бай булу кирәк. Уртача алганда, анда бер төн куну 3 меңнән башлап 35 меңгә кадәр, соңгысы президент номеры дип атала. Шәһәргә килгән эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, артистлар, спортчылар да нәкъ менә шундый дүрт-биш йолдызлы кунакханәләрне сайлый икән.
Эзләгән табар...
Башкаладагы кунакханәләр белән танышуымны дәвам итәм. Казан үзәгендәге «йолдызы» булмаган атаклы бер кунакханәдән бер тәүлек яшәү күпмегә төшәчәген сораштым. Күптән ремонт күрмәгән номерга урнашсагыз, 1800 сум, андый бүлмә ошамаса, өстәп тагын 1000 сум түләп, ремонт ясалган бүлмәгә урнаштырабыз, диделәр. Анысына бушлай иртәнге аш та кергән икән. Шыксыз, иске җиһазлы бүлмәгә 1800 сум жәл дип, тагын да очсызрагын эзли башладым. Эзли торгач, 700 сумлык кунакханәне дә таптым. Казан Кремленнән ерак түгел генә урнашкан кунакханәдә бер урынлы бүлмә тәүлегенә 700 сумга төшә. Бүлмәдә суыткыч, телевизор һәм телефон бар. Ә менә бәдрәф һәм ваннасы да үзендә булсын дисәгез, 1500 сумлык бүлмәгә урнаша аласыз. Югарыда әйтеп узган танышларым сыман, кереп кунарга ярарлык булса, шул җиткән диючеләргә мондый кунакханәләр дә ярап тора.
Тулай торакмы, кунакханәме?
Туристларның күбесе, бигрәк тә студентлар бик үк кыйммәт булмаган кунакханә эзли. Көннәр буе шәһәрдә йөреп, кич кайтып кунарга гына торак эзләгәннәр өчен иң җайлысы - хостел. Казанда барысы җиде хостел эшләп килә. Шәһәр үзәгендәге бер хостелда администратор булып эшләүче Надежданың әйтүенчә, чит илдән килүче туристлар хостелда тукталырга ярата икән. Чөнки Көнбатышта алар аеруча популяр. Ә без исә хостеллар турында бөтенләй дә белмибез. Мин үзем дә аны интернет аша гына таптым. Татар тотып карамый ышанмый дигән кебек, хостелның үзенә барып танышып кайтырга булдым. Хостелны мин кайсыдыр ягы белән тулай торакка да охшаттым. Әлеге ике катлы бинада барысы кырык кешелек номер бар. Бәдрәф һәм ванна бүлмәләре һәр катка берәр генә. Ванналарга кер юу машиналары куелган. Кайнар су һәм җылылык белән проблемалар юк, ди администратор, чөнки аларның үз җылыту системасы икән. Зур гына кухня да бар, анысы да бөтен кешегә уртак. Анда суыткыч, өстәл, урындыклар, шкафлар, табак-савытлар, чәйнек, микродулкынлы мич тора. Теләсәң, шунда пешереп ашый аласың. Телевизор кунак бүлмәсендә генә бар. Телевизордан кала анда зур диван һәм өстәл куелган. Бүлмәләрнең төрлесе: бер урынлыдан алып алты кешелек бүлмәләргә кадәр тәкъдим ителә. Бер урынлы бүлмәгә - 1000, ике кешелеккә - 700 (ике кешегә 1400 була), өч кешелеккә урнашсаң, 650шәр, дүрт кешелеккә - 600, биш кешелеккә - 550 һәм алты кешелеккә 500әр йөз сум түләргә кирәк. Бүлмәләрдәге караватлар ике яруслы. Урын-җир кирәк-яраклары бирелә. Надежданың сүзләренә караганда, биредә клиентлар булмаудан зарланмыйлар. Май аеннан алып сентябрьгә кадәр бөтен бүлмәләрдә дә кеше яшәде, ди ул. Хостел Казан үзәгендә, Кәрим Тинчурин театрыннан ерак түгел урнашкан. Шуның өчен дә туристлар монда тукталырга ярата. Үзебезнең туристларга караганда, чит илдән килүчеләр күбрәк туктала икән. Чөнки, әлеге дә баягы, белмәвебез аркасында, без хостел түгел, кунакханә эзлибез. Ә чит илдән килүчеләр башта ук хостелның бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксына, ди Надежда. Кухняда ашарга әзерләп йөргән Марина белән сөйләштем. Ул Казанга кызын дәваларга алып килгән, һәр көн хастаханәгә барып, дәвалану курслары алып кайталар. «Тукталырга туганнарыбыз юк, кунакханәдә һәр кешегә 1500 сум акча түләргә кирәк, шуңа да әлеге хостелны уңайлырак күрдек», - ди ул. Администратор биредә командировкага килүчеләрнең дә еш тукталуын әйтте. Әле кайбер акчалы кешеләр берәр туй яки башка мәҗлес оештырганда, ерактан килгән туганнарын, дусларын, үзләре акча түләп, шушында урнаштыра икән. Аларның һәркайсына фатир табып бетереп булмый, ә монда барысы бергә уптым-илаһи кунып чыга, ди. Хостел минем үземә дә ошады, бүлмәләре җылы, чиста, тыныч, түләүсез wi-fi бар.
Санарга кул бармагың да җитмәс
Исәпли торгач, Казан үзәгендә генә дә унбишләп кунакханә барлыгы ачыкланды: тимер юл вокзалы тирәсендә сине «Мираж», «Волга», «Булак» каршы алса, Бауман урамында «Шаляпин», «Регина», «Татарстан», Казан Кремленнән ерак та түгел «Фатыйма», «Джузеппе», «Дуслык», «Art», «BON AMI», «Ибис», «Hayall», «Марриотт» кунакханәләре көтә, Ирек мәйданына күтәрелгәндә «Особняк на Театральной» кул изи. Болай булгач, Казанга килеп, беркем дә төн кунарга урамда калмас. Акчасын исәпләп тотмаучыларга кыйммәтле отельләр дә, уртача керемлеләргә гади кунакханә дә, хостеллар да җитәрлек. Универсиадага килүчеләргә алар гына җитмәсә, аларны кунак йортларына, санаторийларга, тулай торакларга да урнаштырып була. Үзебезнең халык мәкалендәгечә, күңелең иркен булса, урын табыла. Ә без татарлар исә кунакчыл, киң күңелле халык. 1841 елда Казанда булганнан соң, атаклы рәссам Эдуард Турнерелли да бит: «Бәхетне яхшы ризыкта һәм бәйрәмнәрдә табучыларга, балларда йөрергә, визитлар ясарга һәм кабул итәргә яраткан, һәм, ниһаять, бәхетле булыр өчен шау-шулы чараларга мохтаҗ булучыларга Казан - чып-чын Эльдорадо... Мин дөньяда Казандагы кебек кунакчыллык киң таралган һәм ул гадәти күренеш булган башка шәһәрне белмим...» - дип язган. Казан мэры Илсур Метшин әйтмешли, әгәр дә Турнерелли Казанга бүген килсә, ул шәһәребезнең хәзер дә шул абруен саклавын һәм Казанга килү тагын да кызыграк булуын күрер иде.
Кунакханә хезмәтенең сыйфаты һәм бәясе аның нинди төрдә булуына бәйле. XX гасырның соңгы дистә елында, туристлар саны арту аркасында, хезмәт күрсәтү сыйфаты да күзгә күренеп яхшырды һәм кунакханәнең нинди дәрәҗәдә булуын җиңел генә аерыр өчен классификацияләүнең йолдыз системасы кертелде.
Бер йолдызлы: бөтен номерлар да бертөрле, хезмәт аз күрсәтелә, әйтик, номерлар һәр көнне җыештырылмый.
Ике йолдызлы: аз бюджетлы кунакханә, әмма анда номерлар көн дә җыештырыла.
Өч йолдызлы: номерлар көн дә юыла, һәр номерда да санузел, телевизор, мини-бар яки суыткыч, кунакханә территориясендә бассейн, тренажер залы, бизнес-үзәк һәм иртәнге аш өчен ашханәсе бар. Номерлар да төрле, икешәр бүлмәле номерлар да тәкъдим ителә.
Дүрт йолдызлы: югары класслы кунакханә, югарыда санап үтелгән хезмәтләрдән тыш спа, массаж кабинетлары, бар һәм рестораннар, конференц-заллар бар.
Биш йолдызлы: «люкс» класслы кунакханә. Башкалардан гольф-клубы, хезмәтчесе булган берничә бүлмәле аппартаменты булуы белән аерыла. Һәр кунакка аерым игътибар бирелә, хезмәт күрсәткәндә аның теләк-тәкъдимнәре кабул ителә.
Комментарийлар