Май бәйрәмнәре җитә. Күпләребез аның һәр көнен бүлеп куйгандыр. Өй юабыз, бакча җыештырабыз, урын-җирләрне җилләтәбез, тәрәзәләр юабыз... Бәлки шактый озын ялларның бер көнен булса да сәяхәткә багышларбыз?!
Эшләребезне җәһәтрәк башкарабыз һәм бик ерак китми генә яңа җирләр күреп кайтабыз. Кемнәр минем белән риза, әлеге язма сезнең өчен файдалы булыр.
Мари эл башкаласы Йошкар-Ола
1990 еллар азагында Йошкар-Ола беркемне дә шаккатыра алмас иде, 2000 елдан башлап шәһәр чәчәк атты дип исәплиләр. Шәһәр үзәге елга буендагы Бельгия йортлары, Венеция сарае, кырыс Алман йозаклары, храмнары һәм Кремль манаралары белән гаҗәпләндерә. Әйе, нәкъ шулай. Бер шәһәргә барып бик күп җирләрнең данлыклы биналарын күрергә була. Шәһәр хакимияте туристларны әнә шундый юл белән җәлеп итәргә уйлаган. Йошкар-Ола «кызыл шәһәр» дигәнне аңлата, мөгаен, шуңа күрә биредә кызыл кирпечтән төзелгән биналар бик күп. Кызыл калада төрле-төрле һәйкәлләрнең исәбе-саны юк. Һәр почмакта, һәр буш урында диярлек христианнарның изгеләренә, язучыларга, хәрбиләргә һәйкәлләр куелган. Монда хәтта голланд рәссамы Рембрандтка да һәйкәл бар! Йошкар-Олада, Казан белән чагыштырганда, бәяләр түбән. Кафеда, мисал өчен, бездәге кебек 200 сумга түгел, ә 100-120 сумга да ярыйсы ук тукланып була.
Чебоксар
Чебоксарга бер генә тапкыр булса да килүчеләр бу шәһәргә карата бик җылы хисләр кичерә. Шәһәр Василий Чапаев тууы белән данлыклы. Тагын бер гомум билгеле факт – Чувашстанда бөтен Россия колмагының 80 проценттан артыгы үсә, шуңа бәйле рәвештә, әлбәттә инде, сыра музее да бар. 1469 елда нигезләнгән Чувашия Республикасы башкаласы Идел буеның иң матур шәһәрләренең берсе булып санала. Аның мәйданнарының 30 процентка якынын зур булмаган скверлар, искиткеч парклар алып тора. Урамнарда агач һәм куаклыклар күпләп утыртылган. Тикмәгә генә Чебоксар Россиянең яшәү өчен иң уңайлы шәһәре исеменә берничә тапкыр номинацияләнмәде. Биредә инфраструктура яхшы үсеш алган. Шәһәр төбәкнең иң эре сәнәгать һәм мәдәни үзәкләре исемлегенә керә.
Зөя утравы
Идел елгасы һәм Зөя елгасы арасында биеклектә, кушылдыклар һәм утраулар арасында хакимлек итүче табигый урында урнашкан утрау-шәһәрчекнең язмышы уникаль. Зөя борынгы рус архитектурасы, православие мәдәнияте һәм тарихының күп санлы һәйкәлләрен саклап калган. Дәүләт саклавында 37 мәдәни мирас объекты бар, шуларның 19ы – федераль, 18е – төбәк (республика) әһәмиятендәге. Зөя утрау-шәһәрчеге үзенең тарихы, православие мәдәнияте рухы, табигый һәм шәһәр төзелеше ландшафты матурлыгы белән данлыклы. Профессиональ экскурсовод белән бергә, сез могҗиза-шәһәрчекнең архитектура һәйкәлләре белән танышырсыз, XVI йөзнең чын фрескаларын күрерсез.
Болгар тыюлыгы
2014 елда объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 38нче сессиясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Соңгы вакытта туристларның Болгар шәһәренә килүе шактый арта. Күпләр борынгы мәдәният белән танышырга һәм танылган музей-тыюлыкның истәлекле урыннарын үз күзләре белән күрергә омтыла.
Бирегә Казан автовокзалларыннан (Үзәк, Көньяк) шәхси машинада яки рейс автобусларында барып җитәргә мөмкин.
Җылы вакытта елга юлы буенча, табигатьнең матур мизгелләреннән ләззәт алып, катер белән барырга була. Су транспорты сезон буе эшли – майдан сентябрьгә кадәр. Болгар шәһәренә кадәр рейслар расписаниесен сез телефон аша яки Казан шәһәренең елга вокзалы сайтында ачыклый аласыз.
Фото:pixabay.com
Зөлфия Хәлиуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар