16+

«Шәһри Казан»лылар Бикләндә бәйрәм оештырды

«Шәһри Казан» газетасы оештырган «Безнең авыл – 2» бәйгесендә Тукай районының Биклән авылы халкы бик киеренке бәйгедә 9080 тавыш җыеп, беренче урын алды. Шушындый җәйге матур көннәрдә әлеге бердәм авылны безгә дә барып күрергә насыйп булды.

«Шәһри Казан»лылар Бикләндә бәйрәм оештырды

«Шәһри Казан» газетасы оештырган «Безнең авыл – 2» бәйгесендә Тукай районының Биклән авылы халкы бик киеренке бәйгедә 9080 тавыш җыеп, беренче урын алды. Шушындый җәйге матур көннәрдә әлеге бердәм авылны безгә дә барып күрергә насыйп булды.

Биклән авылы бик матур урынга урнашкан. Буалары, урманнары бар. Авылда 1800 тирәсе кеше яши. Бәйгенең тавыш бирү этабында да барысы бер булып, бик тырышып тавыш биргәннәр иде.

Бәйгегә фотоларны шушы авылда туып-үскән шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева җибәрде.

– Мин гел компьютер каршында, интернетта утырам. Беркөнне «Безнең авыл – 2» бәйгесе турында укыдым да, авылыбызның фотоларын җибәрдем. Ә тавыш бирү этабы турында бөтенләй онытылган. Беркөнне ялгыш кына күземә чалынды да, игътибар белән карадым. Әлмәндәр авылы 200 тавыш җыйган иде. Аны куып тотасы килеп, бөтен кешегә хәбәр юлладым. Май ае буена тавыш бирдек. Җиңү ае булгач, без биргән һәр тавыш сугыш ветераннарына, тыл ветераннарына дога булып барсын, дип җилкендереп тордым авылдашларымны. Бәйгегә тавыш биргәндә авыл халкы бик нык берләште. Көне-төне телефон, компьютер каршында утырдык. Бер ай йокламадым, дисәм тә ялганлау булмас, – дип сөйләде безгә Рәзинә ханым.

«Шәһри Казан» гезатасы да биргән вәгъдәсендә торды: авыл халкына бик матур, истәлекле бәйрәм оештырдык. Авылга баргач, иң элек сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу чарасында катнаштык. Аннан соң Сабан туе мәйданында танылган шәхесләр, җырчылар катнашында концерт куйдык.

Танылган конферансье, юмор һәм сатира остасы Алмаз Хәмзинны халык аеруча да яратты. Алмаз абыйны яратмый кара син! Уйната да, көлдерә дә, елата да, елмайта да бит ул кешеләрне. Бер генә тамашачыны да игътибарыннан читтә калдырмыйча, һәрберсенең күңеленә ачкыч таба белүче оста психолог та дияр идек без аның турында. Гармунын кулларына алып, бәйрәмгә килгән кунакларны җырлатып та алырга өлгерде хәтта Алмаз абый.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев белән Дәниф Шәрәфетдиновның да моңлы җырларын илһамланып тыңлады бикләнлеләр. Марат Фәйрушин һәм Айсылу Габдинова яшь кенә булуларына карамастан, талантлы, моңлы, эстрадада үз юллары белән баручы җырчылар. Авыл халкы аларның да чыгышларын бик яратты. Нәфис сүз, шигырьләр тыңларга яратучылар да игътибардан читтә калмады. Аларга журналистыбыз, танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова шигырьләрен укыды.

Бәйрәм ахырында газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова бикләнлеләрне җиңүләре белән тәбрикләде һәм бәйгедә иң актив катнашучыларга грамота һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Тамашачылар арасында бәйрәмгә дип махсус кайткан Әнисә ханым да бар иде.

– Бүгенге көндә Чаллыда шәфкать туташы булып эшлим. Бу минем туган авылым. Без концертларны бик яратабыз. Әлеге бәйрәмгә дә туганнарым белән бергә җыелып килдек. Бөтенебез бергә тавыш бирдек, чыннан да авылыбызның җиңүен теләдек. Шушындый матур бәйрәм оештырган өчен «Шәһри Казан» газетасы коллективына бик зур рәхмәт. Мондый дәрәҗәдәге артистлар авылыбызда сирәк була, – диде ул.

Бикләнлеләр белән безнең төп очрашу урыны булган Сабантуе мәйданы бик матур урында урнашкан. Якында гына чылтырап ага торган чишмә дә бар иде. Аның ян-якларын бик матур итеп бизәгәннәр, төзекләндергәннәр икән авыл халкы. Шуңа күрә дә Биклән авылы безнең күңелдә төзек, матур, зур йортлары, тырыш һәм бердәм халкы белән истә калачак.


Без – авыл балалары
Авыл балалары үсә,
Каз бәпкәләре сыйпап.
Шуңа күрә күңелләре,
Каз мамыгыдай йомшак.
Чишмә агышына сала,
Алар борчу-сагышын...
шагыйрьләр, бөек шәхесләр,
бар да авыл табышы.
Авыл кызы – таң йолдызы,
Кояштан иртә тора.
Иң беренче илаһи нур,
Аның битенә куна.
Мин дә авыл баласы бит,
Шуңа моңлы тавышым.
Күңелдә – сандугач моңы,
Җанда – чишмә агышы.

           Рәзинә Сәетгәрәева.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Конкурста актив катнашып без жинеуебезгэ бик шатландык Олырак яшьтэгелэр совет мэктэбе чор кешелэре моны ул еллардагы комсомол пионер оешмаларындагы идея ярышларында жингу итеп булса яшь буын узенчэ кабул итте Авыл очен тавыш бирудэ торле якларга сибелеп яшэуче Биклэн халкы актив катнашты Биклэн халкы шушы районнын элек электэн бердэм эшчэн тату халык икэнен раслады Янында гына зур шэhэрлэр усеп чыгуга карамастан авылда яшьлэр кала . Биклэннен уз тарихы данлыклы кешелэре бар Элекке мэктэбтэ шушы районнан гына тугел курше районнаордан килеп белем алганнар дэрэжэле кешелэр укыганнар белем алганнар Без бу конкурста катнашып безнен Биклэн турында тулырак кызыклырак эчтэлекле язма коткэн идек

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэерле коннэр! Бер дэ борчылмагыз)))) Элегэ без бары тик бэйрэм турында гына яздык. Авыл hэм анын бик тэ тырыш, булдыклы кешелэре турындагы язмалар газетабызнын алдагы саннарында хэм сайтта донья курэчэк. Бик матур хэм бай тарихлы авылыгыз, анын бердэм хэм унган халкы турында житкерэсе килеп тэ, эйтэ алмыйм калган фикерлэрегез булса, аларны шушылай ук комментарии итеп калдыра аласыз. Без аларны язмаларыбызда файдаланырбыз)))

      Мөһим

      loading