16+

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы МӨРӘҖӘГАТЕ

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы соңгы вакытта Татарстан Республикасына каршы юнәлдерелгән тискәре мәгълүмати кампаниягә карата үзенең фикерен белдерде.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы МӨРӘҖӘГАТЕ

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы соңгы вакытта Татарстан Республикасына каршы юнәлдерелгән тискәре мәгълүмати кампаниягә карата үзенең фикерен белдерде.

Аерым алганда, аларны "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" иҗтимагый оешмасының кайбер активистларының шушы кампаниянең инициаторы булу факты аптырашта калдырган. "Яшь Гвардия" әгъзаларының һөҗүм вакытында зыян күргән иҗтимагый оешма активистын яклау һәм легаль булмаган уен бизнесына каршы башланган кампания тиз арада республика хакимиятен, федераль көч структураларын ришвәтчелектә, күләгәдәге бизнесны үз канаты астына алу һәм башка "гөнаһларда" нигезсез гаепләүгә әйләнде. Сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясеннән формалашкан Татарстан хакимиятен әлеге партиягә якын булган иҗтимагый структура әгъзалары гаепләве сорау тудыра. Әлеге уңайдан "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы:

- гражданнарны борчыган социаль мәсьәләләрне хокукый яктан хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып баручы иҗтимагый активистларны яклау кирәклеген;

- активистларга һөҗүм итү фактларын, шулай ук аларның гаеп эшләрен хокук саклау органнары тарафыннан закон нигезендә һәм җентекле тикшерүне тәэмин итү зарурлыгын;

- законсыз уен бизнесы һәм легаль булмаган исерткеч эчемлекләр әйләнешенә каршы көрәш җәелдерү кирәклеген;

законсыз уен бизнесына һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшне көчәйтү буенча законнарны камилләштерү мөһимлеген белдерә.

Исегезгә төшерәбез: 22 августта Казанның Вахитов районы суды, Эчке эшләр министрлыгының гаризасын тулысынча канәгатьләндереп, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" активисты Эдуард Сәлахетдиновны сак астына алды. Сәлахетдинов бер ай да 29 тәүлеккә тикшерү изоляторына ябылды. 21 август көнне сорау алу өчен чакыртылган Эдуард Сәлахетдиновның уен бизнесын үз канаты астына алуы ачыкланды һәм шул сәбәптән тоткарланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading