16+

Беренчел нәтиҗәләр: Рөстәм Миңнеханов өчен 97,2 процент сайлаучы тавыш биргән

Беренчел нәтиҗәләр буенча, Рөстәм Миңнеханов 97,2 процент сайлаучыларның тавышын алып, ышанычлы төстә лидерлыкка чыкты.

Беренчел нәтиҗәләр: Рөстәм Миңнеханов өчен 97,2 процент сайлаучы тавыш биргән

Беренчел нәтиҗәләр буенча, Рөстәм Миңнеханов 97,2 процент сайлаучыларның тавышын алып, ышанычлы төстә лидерлыкка чыкты.

Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

Сайлауларда 97,79 процент сайлаучы катнашкан. 21.00 сәгатькә 3,14 процент протокол эшкәртелгән.

- Бу әле беренчел нәтиҗәләр генә. Эш дәвам итә, иртәнгә таба төгәл нәтиҗәләр билгеле булачак, - диде ул бердәм мәгълүмат үзәгендә
журналистларга.

Рөстәм Миңнехановның "көндәш"ләре шактый калыша: Хафиз Миргалимов өчен 1,3 процент, Рушания Билгилдеевага - 0,6 процент, Руслан Йосыповка 0,37
процент сайлаучы тавыш биргән.

Азнакай һәм Кайбыч районнарында Татарстанның хәзерге җитәкчесен 100 процент сайлаучы хуплаган.

- Татарстанлылар республикага ышана. Бу сайлауның төп нәтиҗәсе, - диде Рөстәм Миңнеханов үзе "Казан-Арена" стадионыда бердәм сайлау көне
уңаеннан оештырылган бәйрәмдә. - Гражанлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт әйтәсем килә. Хакимият системасы зур
ышанычка ия булды. Бу безгә зур җаваплылык өсти. Иң мөһиме - тормыш сыйфаты һәм тынычлык. Россия Федерациясе ярдәме белән без яңа уңышларга
ирешәчәкбез. Татарстан лидер һәм лидер булып калачак та.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading