16+

Беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел

Фото: Дамир Бәдриев Иртәгә, 1 октябрьдә, Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Республикабызда бу уңайдан ел саен өлкәннәр ункөнлеге игълан ителә, алар өчен төрле бәйрәм чаралары уздырыла. Бүгенге көндә Татарстанда 326434 пенсионер яши. Казан шәһәрендә исә алар 26 мең 434 кеше, бу барлык шәһәр халкының 27,4 проценты дигән сүз. Шәһәр мэры Илсур...

Беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел

Фото: Дамир Бәдриев Иртәгә, 1 октябрьдә, Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Республикабызда бу уңайдан ел саен өлкәннәр ункөнлеге игълан ителә, алар өчен төрле бәйрәм чаралары уздырыла. Бүгенге көндә Татарстанда 326434 пенсионер яши. Казан шәһәрендә исә алар 26 мең 434 кеше, бу барлык шәһәр халкының 27,4 проценты дигән сүз. Шәһәр мэры Илсур...

Фото: Дамир Бәдриев

Иртәгә, 1 октябрьдә, Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Республикабызда бу уңайдан ел саен өлкәннәр ункөнлеге игълан ителә, алар өчен төрле бәйрәм чаралары уздырыла.

Бүгенге көндә Татарстанда 326434 пенсионер яши. Казан шәһәрендә исә алар 26 мең 434 кеше, бу барлык шәһәр халкының 27,4 проценты дигән сүз. Шәһәр мэры Илсур Метшин да өлкән буын вәкилләренә игътибарлы булырга өндәде.

- Өлкәннәр ункөнлеге безнең олы буын вәкилләренә хөрмәтебезне күрсәтүгә тагын бер мөмкинлек. Бу чараларның югары дәрәҗәдә узуы бик мөһим. Бер генә өлкән кеше дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Бу вакытта өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең ишеге пенсионерларның һәркайсына да ачык булырга тиеш, - диде Илсур Метшин.

Октябрьнең беренче көнендә пенсионерлар өчен мунча, чәчтараш, көнкүреш техникасын төзекләндерү, кием‑салым ремонтлау хезмәте юнәлешендә хәйрия чаралары уздырылачак. Татарстанның төрле районнарында оешмалар, эшмәкәрләр тарафыннан хәйрия төшке ашлары үткәреләчәк. Олы яшьтәгеләрнең сәламәтлегенә дә игътибар артачак. Алар өчен хастаханәләрдә ачык ишекләр көне булачак. Пенсионерларның өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтү дә каралган.

Шәһәрдә төрле тантаналы чаралар да оештырыла. 1 октябрьдә Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында бәйрәм концерты узачак. Шулай ук 2‑8 октябрьләрдә Казан шәһәренең районнарында бәйрәм чаралары уздырылачак.

Казан ЗАГС идарәсендә 77 алтын һәм 12 бриллиант туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләү тантанасы узачак, дип белдерделәр шәһәр мэриясендә.

Өлкәннәр декадасында республика министрлыклары һәм ведомстволарында «кайнар элемтә» телефоннары эшли. Әлеге телефоннарга шалтыратып, ункөнлек кысаларында уздырылучы чаралар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Барлыгы 27 номер булдырылган. Алар белән Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында (www.mtsz.tatarstan.ru) танышып була. Шулай ук алар безнең газета сайтында да урнаштырылды.

Сүз уңаеннан
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау җиткерде. «Өлкән буын кешеләрен кайгырту - Татарстанда алып барылган социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, матди яктан тәэмин итү өчен республикада күп эш башкарыла. Әмма, минем карашка, иң мөһиме, бу рәвешле кайгырту даими булырга һәм бөтен җәмгыять тарафыннан күрсәтелергә тиеш. Форсаттан файдаланып, мин яшьләребезгә мөрәҗәгать итәр идем: сез ихлас мөнәсәбәтегез, игътибарлы карашыгыз белән өлкәннәребезнең тормышын чын мәгънәсендә тулыландыра, ямьләндерә аласыз. Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика тормышында теләп катнашуыгызны да югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга, хакыйкатьнең тантана итәсенә ихластан ышануыгызга сокланабыз. Безнең белән бергә булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга - лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә - исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим!» - диелә котлауда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading