16+

Без – авылдан. Икмәк иккәнне дә, ташу киткәнне дә күргән без...

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Без – авылдан. Икмәк иккәнне дә, ташу киткәнне дә күргән без...

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Сезне ихластан һөнәри бәйрәмебез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлыйм! Сез икмәк үстерәсез, сөт һәм ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш, авыл хуҗалыгының башка төрле продукцияләрен җитештерәсез. Гади генә әйткәндә, болардан башка кешелекнең яшәеше мөмкин булмас иде. Шул ук вакытта сез елдан-ел хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрә, продукциянең сыйфатын яхшыр­та барасыз. Хезмәтне сөю һәм үзара ярдәмләшү, гаиләдә балалар тәрбияләүгә игътибарлылык, дустанә мөнәсәбәткә һәм кунакчыллыкка нигезләнгән авыл тормышы гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләр - тормышка һәм кешеләргә үзгә мөнәсәбәт мохите формалаштырды. Шушы әхлакый, рухи җирлек безнең авыл хезмәтчәннәренә аякларында нык басып торырга һәм җиңелләрдән булмаган хезмәтләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Республика игенчеләре 2016 елда дүрт миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды. Ике миллион тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна бәрәңге, 380 мең тонна яшелчә җыеп алу ниятләнелә. Быел югары маржиналь культуралар - орлык кукурузы, көнбагыш һәм рапс җитештерү программасын гамәлгә ашыруга керештек. Тупланган тәҗрибә алга таба тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Безнең республика - илнең иң «сөтле» төбәге: ел саен 1,8 миллион тонна сөт, 500 мең тоннага якын ит җитештерәбез. Алдагы чорга бик тә мөһим бурыч - терлекләрнең баш санын саклау, аларның продуктлылыгын күтәрү һәм терлекчелек продукциясе җитештерүнең күләмен арттыру.
Кадерле дуслар! Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, киләчәккә ышанычлы караш, Татарстан һәм ил файдасына хезмәттә яңа уңышлар телим. Сез аерым мактауга һәм рәхмәткә лаек, чөнки икмәк үстерүчеләрне хөрмәтләп, туендыручыларыбыз, дип әйтәләр. Максатчан, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Билгеләнгән максатларга һәм планнарга ирешү юлында сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!
Бәйрәм белән!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading