16+

«Безгә Кырымның җирле халкы статусы турында закон кирәк»

26 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Кырым татарлары милли мәҗлесе делегациясе белән очрашу узды. Моннан бер ай элек, 26 апрель - Туган тел көнендә Кырым-татар халкы милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров хезмәттәшлек буенча килешү төзергә килешкән булганнар.

«Безгә Кырымның җирле халкы статусы турында закон кирәк»

26 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Кырым татарлары милли мәҗлесе делегациясе белән очрашу узды. Моннан бер ай элек, 26 апрель - Туган тел көнендә Кырым-татар халкы милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров хезмәттәшлек буенча килешү төзергә килешкән булганнар.

Әмма Кырым делегациясе Казанга юлга чыгарга җыенганда, Рефат Чубаров килешү төзергә әзер түгеллеген белдергән. Аның урынына, делегациягә Чубаровның урынбасары - Нариман Җәләлов җитәкчелек итте. Чарада ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов белән Фәрит Мифтахов, галимнәр, язучылар һ.б. катнашты. Кырым татарлары ягыннан Кырым-татар халкы милли мәҗлесе рәисе урынбасарлары - Нариман Җәләлов һәм Бакчасарай төбәк мәҗлесе рәисе Әхтәм Чийгоз, Бакчасарай дәүләт район хакимияте рәисе Ильми Умәров, Кырым-татар халкы корылтае делегатлары бар иде.
Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров Кырым кунакларын Конгресс эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Чыгышын тәмамлап, кардәшләребезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Разил Вәлиев исә Татарстанның да кайчандыр республиканың мөстәкыйльлегенә ирешү юлларын эзләве, бик озак сөйләшүләрдән соң гына моңа ирешә алганнарын билгеләп узды. «Фәкать сөйләшүләр аша гына теләгән нәрсәгә ирешү мөмкин. Сөйләшү катлаулы булса да, Россия белән аралашырга кирәк. Аралашмыйча, мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә белдереп булмый. Безнең өчен дә иң авыры телләр программасы булды. Кырым татарларына да шуның буенча аерым программа яки программа эчендә зур бер бүлек кабул итәргә кирәк. Һәрхәлдә, сез боткада бер бөртек булырга тиеш түгел», - диде ул. Беренче тапкыр Кырымга баруларын да искә алды Р.Вәлиев. Анда бездән: «Сезне кем җибәрде? Путинмы?» - дип сорадылар. «Безнең татар халкында бер-беребезне кунакка дәшү һәм аны кабул итү кебек матур гадәт бар. Әгәр дә инде берәр кардәшебезнең проблемалары килеп чыкса, чакырганны көтеп тормыйбыз. Авыл җирендә янгын чыкса, сулы чиләкләр, көрәкләр тотып ярдәмгә чабабыз бит, шуның кебек, без дә сезнең чакырганны көтеп тормадык, ярдәм итәргә ашыктык. Аңлагыз, безнең сезнең эшләргә тыкшынасыбыз килми, теләгебез фәкать булышу гына», - диде ул. Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз хәзерге вакытта аларның иң беренче чиратта дәүләтчелекләрен торгызасылары, Төркия, Үзбәкстан һәм гомумән Урта Азиядә калган кардәшләрен үз җирләренә кайтарасы килүләрен әйтте. «Сезнең тәҗрибә, сүз дә юк, бик кирәкле. Үз территориябездә үзебезнең дәүләтчелегебезне торгызгач кына сез сөйләгәннәрне эшләргә керешербездер», - дип, ул үз фикерләрен җиткерде. Бакчасарай дәүләт район хакимияте рәисе Ильми Умәров хәл итәсе проблемаларның күп булуын, Татарстанның үз канаты астына алуына сөенүләрен белдерде. Нариман Җәләлов исә, безнең телебезне яклый торган закон кабул итәсебез килә. Безнең өчен Кырымның депортациягә дучар ителгән халыкларын аклау турындагы указ гына аз, Кырымның җирле халкы статусы турында закон кирәк - ил җитәкчесеннән шуны көтәбез, диде. Аның сүзләреннән билгеле булганча, Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе, дәүләтнең иң югары даирәсендә үзара аңлашуга ирешелми торып, башка төр югарылыктагы килешүләр турында килешү төзү иртәрәк, дип саный. Шуңа да, Кырым-татар халкы милли мәҗлесе белән БТК башкарма комитеты арасында төзелер дип көтелгән килешү әлегә имзаланмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading