Шәһри Казан

Безне аучы каны йөртә

Кышкы ау сезоны тәмамланды. Быелгы сезон нинди шартларда узды? Аның үзенчәлеге нидә? Әлеге сораулар белән мин Казаклар авылында яшәүче һәвәскәр аучы Әхтәм Гариповка мөрәҗәгать иттем.

- Аучы да, балыкчы кебек, бер һәвәсләнсә, бу шөгыленнән туктый алмый. Басу-кырларны урап кайту ни тора?! Йөрәк тибеше нормальләшә, берара баш авыртулар бетеп тора. Җыеп кайткан энергия беткәч, тагын чыгып китәсең. Аучыны да, балыкчы кебек, мавыгу йөртә. Миндә дә бабайдан, әтидән калган аучы каны ага. Нәселдән килгән шөгыльгә хыянәт итеп булмый. Мөгаен, бу һәвәслек миндә туктап та калыр инде. Малайларым әлеге шөгыль белән бөтенләй кызыксынмый диярлек. Хәер, хәзер кызыгырлык бер әйберсе дә юк инде аның. Беренчедән, тирә-юньдә атарлык җәнлек-киек калмады. Булганын да «Буран»нарда йөрүче елгыр, оятсыз аучылар мизгел эчендә атып, җыеп алалар. Бу ау түгел инде, ә браконьерлык, алар өчен адреналин алу урыны. Кем әйтмешли, «Бородино сугышы». Икенчедән, киек-җәнлек тиреләрен беркайда да кабул итмиләр. Итсәләр дә, бары тик юнь бәядән генә алалар. Без малай чакларда бәясе бар иде җәнлек тиреләренең. Мәсәлән, хәзер үзем куян тиресен бөтенләй алып та тормыйм, тунаган җирдә калдырам.
Быелгы кыш төлкегә бай булды. Җәмгысы 12 төлке аттым. Шуның сигезен кар тирәнәйгәнче, Яңа ел бәйрәменә кадәр атып өлгердем. Күпчелеген Оет белән Екатериновка арасындагы таллык-әрәмәлектән «алдым». Алдагы елларда, ветеринария хезмәткәрләренең үтенече белән, егермеләп тартма антирабик вакцина таратып чыккан идем. Шуның файдасы тиде, ахрысы. Төлкеләр котыру чире белән авырмадылар, балалары сау-таза булып үсте. Алдагы еллардан аермалы буларак, авылга килеп, кош-кортка, мал-туарга, кешеләргә ташланучы төлкеләр булмады.
- Аткан төлкеләрегезнең тиресен берәр җиргә сата, урнаштыра алдыгызмы?
- Шөкер, алай-болай итә торгач, тәки урнаштырдым. Кереме ауга киткән чыгымнарны капларга җитә. Тик арабызда төлке тиреләрен кая куярга белми йөргән, аптырап беткән аучылар да бар.
- Кырлар хуҗасы - озынколаклар-куяннар турында ни әйтерсез?
- Адәм көлкесе! Кыш буена нибары өч куян аттым. Көч-хәл белән карт әтием Шәйхи бабайга, улларыма куян итен авыз иттерә алдым.
Салкын көннәрдә ауга чыгу отышлы түгел. Җәнлекләр, бигрәк тә төлкеләр яхшы ишетәләр. Кар астында бер метр тирәнлектә булган тычканны ишетеп сикергәннәрен үзегезнең дә күргәнегез бардыр. Урманда, әрәмәлектә эт белән җәнлек куу күңелле. Эт, җәнлекне куа-куа, синең каршыңа ук китереп чыгара. Менә бу гадел, чын ау инде!
Хәзер түземсезләнеп, кыр казларын көтәргә кала инде. Алар артыннан атна-ун көн йөрисе була. Алар узган елгы борчак, кукуруз җирләрен, алар янәшәсендәге үзәнлекләрдәге җыелып торган сулыкларны үз итәләр.
- Бик кызганыч бит үзләре... Алар безгә ничәмә-ничә чакрымнарны узып кайталар ич!
- Барыбер дә аучы теләге бу изге хисләрдән өстен булып чыга. Аннары, закон белән дә тыелмый. Каннан киләдер, язын кыр казлары атарга чыкмый калган ел юк.
Сезонның үзенчәлегенә килсәк, хәзер юлламаны Ленин урманчылыгыннан ала башладык. Безнең аучылык берләшмәсе инде Саба урман хуҗалыгына карый. Тиешле акчаны түләп, тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерәсең дә, бетте-китте.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: