Шәһри Казан

«Безнең халык психологка йөрергә әзер түгел»

Телевизордан яңалыкларны күзәтергә дә куркыныч хәзер. Фәлән җирдә берәү фәлән хәтле кешене атып үтергән, ире хатынына пычак белән кадаган, әни кеше баласын суйган, яшүсмер әбисен көчләгән... Әле узган атнада гына Мәскәүдә 29 яшьлек Дмитрий Виноградов дигән егет фармацевтика компаниясе офисында алты хезмәттәшен атып үтерде. Әйтүләренчә, егетне кызы ташлаган булган һәм...

Реклама

Кеше тормышы берни тормый
- Лилия Мәхмүтовна, соңгы вакытта психик тайпылышы булганнар арасында төрле җинаять кылулар аеруча күп күзәтелә. Андый җинаятьләр элек тә күп булып, аны бездән яшереп килделәрме, әллә алар хәзер генә шулай күп кылынамы?
- Җинаятьләр саны хәзер артты. Мин моны социаль-икътисади хәл белән бәйләп карар идем. Тормыш авырлашты, тотрыклылык юк. Күпләр эшсез. Укырга да кирәк, эшен дә табарга кирәк. Барысы да түләүле. Шул ук медицина ярдәме дә хәзер түләүле бит. Шунлыктан стресслар күбәйде. Бу исә төрле психик тайпылышларга китерә. Ә психикасы бозылган кеше бүген йә иртәгә җинаять кылмас дип кем әйтә ала. Шунлыктан андыйлар арасында да җинаятьләр күп күзәтелә хәзер. Алар турында мәгълүматны да киң яктырта башладылар, әлбәттә. Массакүләм мәгълүмат чаралары тиз генә эләктереп ала да киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. Хәбәр итеп кенә калмыйлар, ә булган хәлне тәфтишләп, киң планда яктырталар. Бу исә кешеләргә тәэсир итми калмый. Ул бигрәк тә яшүсмерләргә йогынты ясый. Үсеп килүче буынның психикасына тискәре тәэсир итә. Халык иртәгәсе көне турында, мондый җәмгыятьтә ничек яшәргә кирәк дип борчыла башлый, күңеленә курку-шом керә. Моның ише борчылулар эзсез калмый. Андый төр җинаятьләр элек тә булган, тик алар хәзер ешайды диясем килә. Җинаятьләр дә авыррак була башлады. Моны экология белән дә бәйләп аңлатырга була. Хәзер эчкечеләрдән, наркоманнардан туган буын үсеп килә. Алардан нинди балалар тууын күз алдына китерү авыр түгел. Бу балаларның нерв системасын сәламәт дип әйтеп булмый. Ата-аналарының аракы эчүләрен, наркотик куллануларын күреп үскән бала әйләнә-тирәсендә бернинди дә уңай нәрсә күрми. Социаль тигезсезлекне күпме генә юк дисәләр дә, бар ул. Аны әйтергә генә яратмыйлар. Бу да үз чиратында стресслы ситуация барлыкка китерә.
- Телевидение, интернетның да йогынтысы юк түгелдер?
- Кинофильмнар, тапшыруларда кан күп күрсәтелә. Киноларда үтерү очраклары күп. Һәр кадрда диярлек кеше үтерәләр. Бу исә кеше тормышы берни дә тормый дигән фикер калдыра. Шул фильмнарда тәрбияләнеп үсә бит инде яшь буын.
Яшисе килми!
- Депрессия аркасында җинаятьләр күп кылына дип әйтеп буламы?
- Була. Депрессиядәге кеше әйләнә-тирәсендәге бөтен нәрсәне дә шулкадәр начар күрә башлый, бу начар дөньяда яшәргә бернинди көч таба алмый, үз-үзенә кул сала. Үзен генә түгел, ә гаиләдәгеләр, янәшәдәгеләр дә җәфаланмасын дип, аларны да үтерә. Шул рәвешле якыннарын авыр тормыштан коткарам дип уйлый. Чынлыкта ул депрессия халәтендә була. Депрессия ул начар кәеф кенә түгел, ул аппетит булмау да, эшкә сәләтлелек кимү дә, тиз кызып китүчәнлек, алдагы көнгә өмет-ышаныч булмау, тормыштан ямь тапмау.
- Депрессия төрлечә була бит. Кемнеңдер өч көндә үтә, кемнеңдер ай буена сузыла дигәндәй...
- Моны начар кәеф белән бутарга ярамый. Ниндидер күңелсезлек була да кешенең кәефе төшә. Күпмедер вакыттан соң ул үтә. Бу ситуацияне уйлап, кеше үзе өчен билгеле бер нәтиҗә ясарга мөмкин. Шуның белән оныта да. Ә инде начар кәеф өчен сәбәп булмаса, алда әйтеп үткән симптомнар күренсә, бу инде депрессия. Моңа авыру кебек карарга кирәк. Эшсез калган, якын кешесен югалткан кешенең, әлбәттә, күңеле төшенке була. Бу нормаль реакция. Сәбәпсез булса яки инде сәбәбе булып та, шул халәттән һаман чыга алмаса, моңа авыру итеп карарга кирәк.
- Үз вакытында психологка мөрәҗәгать итмәсәң, ул психик тайпылышка китерергә мөмкинме?
- Ул халәт озакка сузылып, аны дәваларга кирәк хәлгә җитсә, әлбәттә. Беренче этапта психотерапия белән, ягъни сөйләшеп, сүзләр белән генә дәваларга мөмкин булса, процесс һаман дәвам итсә, ул вакытта дарулар белән дәваларга кирәк була.
- Билгеле бер җинаять эшләгәнче кешенең психикасы тәртиптә түгел икәнлекне билгеләп буламы? Әллә ул сизелмиме?
- Якын кешең бернинди сәбәпсез начар кәефтә булса, эшкә кулы бармаса, тиз арыса, еш еласа, тиз кызып китсә, аңа үзеңне кулга ал, проблемаларың турында оныт инде дияргә кирәкми, ә психологка барырга киңәш итегез. Кызганычка, шул халәтне күпләр ялкаулык белән тиңли. Кеше көннәр буе ята, бернәрсә эшләргә теләми. Чынлыкта бу ялкаулык түгел, ә депрессия билгесе булырга мөмкин. Бу сүзләрне әйтеп, ситуацияне катлауландырырга гына мөмкинсез.
Психологка барырга мин җүләр түгел
- Бездә халык психологка барырга өйрәнмәгән бит. Ни өчен без психологка барырга куркабыз?
- Безнең халык моңа әзер түгел әле. Учетка куярлар, янәшәдәгеләр белеп алыр дип курка. Аңлыйм, психиатрга бару кибеткә чыгып керү түгел. Тик һәр авыруны да учетка куялар дигән сүз түгел бит әле. Аноним кабинетларда кабул итүче психологлар да күп хәзер. Участок психиатрына барырга курыкса, шәхси кабинетларда кабул итүчеләргә барырга була. Дәүләтнеке булган «Сердәш» аноним хезмәте дә бар. Аларның кайнар линияләре эшли. Анда шалтыратып, аноним ярдәм алырга мөмкин.
- Халыкның психологларга йөрмәвенең сәбәбе бәлки аның мәгълүматлы булмавыннандыр?
- Әйе, мәгълүмат та җитмидер. Тагын бер зур сәбәп - безнең халыкның үз сәламәтлеге турында кайгырту культурасы юк. Бездә сәламәтлекне саклау дигән нәрсә юк. Температурасы булган килеш алар эшкә йөрергә мөмкиннәр. Моны алар норма дип саный. Ә янәшәдәгеләргә авыру йоктырам дип уйлап та карамыйлар. Соңгы көченә кадәр ул эшләп йөри. Һәм шулай тиеш дип тә саный. Психик сәламәтлек тә физик сәламәтлек белән бер. Физик сәламәтлекне аңлап була әле. Кулың, башың авыртса, аны тоясың. Тизрәк даруын эчәсең. Ә психика бозылу күпкә куркыныч.
- Наркоман белән эчкечене хастаханәгә мәҗбүри алып барып булмый. Ә психик тайпылышы булган кешене үз теләгеннән башка дәваларга ярыймы соң?
- Закон нигезендә, мәҗбүри дәваларга ярый. «Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәтү хокуклары гарантиясе турында»гы законда кайсы очракларда психиатрга мәҗбүри алып барырга мөмкин булуы турында төгәл язылган. Ул үзе һәм янәшәдәгеләргә куркыныч тудырса, ярдәмгә мохтаҗ булса һәм дәваланмаган очракта сәламәтлегенә зыян киләсе булса - менә шушы өч очракта аның ризалыгыннан башка гына да психиатрга алып барырга ярый. Калган очракларда инде аның ихтыярында кала.
- Күп кенә җинаятьләр кылынганнан соң, әйтик, ире хатынын кыйнап үтерсә, соңрак, ул элек тә кул күтәрә иде, өйләрендә гел тавыш-гауга булды, дип сөйли башлыйлар. Боларны булдырмау максатыннан, гаиләдә агрессив кеше булганда, кая мөрәҗәгать итәргә соң?
- Ире хатынын кыйнаса, полициягә, әлбәттә. Ә инде ул хатынын көнләсә, хыянәт итәсең дип бәйләнсә, чынлыкта исә моңа бер сәбәп тә булмаса, һичшиксез психиатрга мөрәҗәгать итәргә. Бу көнләшүдән саташа башлаган дигән сүз, ягъни психикасы какшаган. Ягъни мәсәлән, гаиләдә берсе сәбәпсезгә кычкыра, кул белән уйный башласа, аның шулай ук психикасы какшаган булырга мөмкин. Психиатрга мөрәҗәгатъ итүдән хәл тагын да начарланмый бит. Киресенчә, психиатр ярдәмендә ачыкларга була - аның психикасы какшаганмы, әллә ул каршы әйтмәгәнгә, бу гамәлләре өчен җавап бирәсе булмаганга шулай кыланамы. Миңа калса, бу психик патология.
- Агрессив кеше белән үзеңне ничек тотарга киңәш итәсез?
- Агрессиягә этәрергә, аның белән бәхәсләшергә кирәкми. Агрессиягә бирелүчән кеше булганда, гаиләдәгеләр аны нәрсә ачуын китергәнен белә, әлбәттә. Ул темага сүз башлаудан тыелып тору яхшы булыр иде. Аңа каршы әйтмәскә тырышыгыз. Сүзне икенчегә борыгыз.
Психик авырулар арта
- Хәзер балалар арасында да агрессивлары күп дип әйтәләр. Бу шулаймы?
- Балалар арасында агрессивлары күп дип әйтә алмыйм. Әмма шунысы бар, алар гиперактив булулары белән аерылалар. Андыйлар бернәрсәне дә ахыргача эшләмиләр, күп хәрәкәт итәләр, күп сөйләшәләр, сугышырга яраталар, уенчыкларын ваталар. Ләкин бу белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәкми дигән сүз түгел. Андыйларны балалар психиатрына күрсәтергә кирәк. Балалык вакытында булган нәрсәләр үсә башлагач югалырга да мөмкин. Ә сабый вакытында беленмичә, яшүсмер булгач сизелсә, психологка һичшиксез барырга. Ул күчеш чорында үтәргә дә мөмкин, ә үтмәсә?
- Нинди кешеләр психик авыруларга бирешүчән?
- Ул ситуациядән, нинди мохиттә яшәвеңнән тора. Әгәр дә кеше үз-үзе белән, янәшәдәгеләр белән гармониядә яшәсә, ул, билгеле, авырмаячак. Көчле характерлы кешенең гел психикасында уйнап торсалар, ул да чирләргә мөмкин.
- Гаиләдә чыккан фаҗигаләрне күз уңында тотсак, кешенең психик авырумы-юкмы икәнлеген гаилә корганчы белеп буламы?
- Беленмәскә дә мөмкин. Чөнки авыр психик тайпылышлар 25-33 яшьләр тирәсендә аеруча үсеш ала.
- Авыру кешене ахыргача дәвалап буламы?
- Психик авыруларның тулысынча дәвалап була торганнары бар. Билгеле бервакыт дару эчеп, аннары бик күп еллардан соң кабат авыруы кискенләшкән очракта гына дару эчүчеләр дә бар. Хроник авыруларны инде билгеле бер дарулар ярдәмендә басып торырга мөмкин. Хәзер авыруны дәвалый торган яхшы дарулар бик күп.
- Соңгы вакытта психик авырулар арту күзәтеләме?
- Шизофрения, эпилепсия кебек психик авырулар һәрвакытта да бертөрле процентка ия. Бу саннар гел тотрыклы булып кала бирә. Ә менә авыр булмаган психик авырулар, ягъни стресслар белән бәйле авырулар арта. Моны икенче төрле кече психиатрия дип тә әйтәләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннарга караганда, депрессия белән бәйле авырулардан халыкның утыз проценты интегә. Бу саннардан чыгып, газета укучыларга бер генә теләгем бар: психиатрлардан курыкмагыз, балаларыгызга карата игътибарны киметмәгез. Аларның үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр сизелүгә үк психиатрга бару ягын карагыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: