16+

Безнең ил командасының көндәшләре билгеле булды

Бүген Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы жирәбәсе узды.

Безнең ил командасының көндәшләре билгеле булды

Бүген Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы жирәбәсе узды.

Тантананы ачып, ФИФА президенты Джанни Инфантино турнирны оештыручы шәһәрләрнең берсе булган Казанның казанышын билгеләп үтте.

"Казан - тынычлык төбәге, ул энергия һәм футболга мәхәббәт белән тулы. Биредә күп милләт вәкилләре дус һәм тату яши, - дип белдерде ФИФА президенты Татарстанны тәкъдим итеп һәм рус телендә: Мин Казанны яратам! Мин Татарстанны яратам! Минем өчен монда булу могҗиза кебек", - дип өстәде.
Ә Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко үз чиратыда Россиянең турнирны лаеклы рәвештә үткәрәчәгенә шикләнмәвен белдерде.
"Мин Конфедерацияләр кубогы иң югары дәрәҗәдә узар дип саныйм. Дөнья футбол берләшмәсе безгә күрсәткән ышанычка зур җавапылык белән карыйбыз. Әлбәттә инде, безнең җыелма уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез", - диде ул.
Сәхнәдә рәсми затларны артислар алмаштырды. Күп санлы кунаклар арасыннан беренче булып Тимати чыгыш ясады. Аның чыгышы тәмамланганда Конфедерацияләр кубогын ике тапкыр откан Жулио Баптиста күпләрне кызыктырган трофейны алып чыкты.
"Чемпионнар фестивале"нең рәсми тубын модель Виктория Лопырева тәкъдим итте. Ул шулай ук футбол турнирының илчесе дә санала. Конфедерацияләр кубогында катнашучы шәһәрләр белән кунакларны Дима Билан, Полина Гагарина, Дина Гарипова таныштырды, аларга музыкант Игорь Бутман да кушылды. Алар бергә "Браво" төркеменең "Этот город" җырын башкарды.
Аннары Россиянең танылган спортчылары Елена Исәнбаева һәм Сергей Семак ФИФА генераль секретаре Звономир Бобан һәм Халыкара футбол федерациясе департаменты директоры Колин Сит җитәкчелегендә жирәбә салуга кереште. Нәтиҗәдә төркемнәр түбәндәгечә формалашты:
"А" төркемендә : Россия, Новая Зеландия, Португалия һәм Мексика уйнаячак.
"В" төркеменә Африка, Чили, Австралия, Германия эләкте.
Ачылыш матчы 17 июнь көнне Санкт-Петербургта узачак. Россиялеләр Яңа Зеландия командасы белән очрашачак. Ә Казанда беренче уен 18 июнь көнне була. Биредә Потугалия һәм Мексика җыелмалары очрашачак.
Искәртеп узабыз: Конфедерацияләр кубогы Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан шәһәрләрендә узачак. Татарстан башкаласында дүрт уен көтелә, шул исәптән ярымфинал матчы. Россия җыелмасы "Казан-Арена"да 24 июнь көнне уйнаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading