16+

Безне ишетерләрме? Ата-аналар инвалид балаларының хокукларын яклап пикетка чыкты

«Балам даун синдромы белән туды. Бала тудыру йортында да, балагызны аласызмы, калдырасызмы, диделәр. Ничек инде газиз сабыемны ташлап калдырыйм. Әле ярый иң авыр минутларымда «Апрель» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Баланы ничек тәрбияләргә, ашатырга, нинди күнегүләр ясарга кирәклеген өйрәтте алар. «Апрель»не япмагыз, ул безгә бик кирәк», - ди Аня. Ирек...

Безне ишетерләрме? Ата-аналар инвалид балаларының   хокукларын яклап пикетка чыкты

«Балам даун синдромы белән туды. Бала тудыру йортында да, балагызны аласызмы, калдырасызмы, диделәр. Ничек инде газиз сабыемны ташлап калдырыйм. Әле ярый иң авыр минутларымда «Апрель» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Баланы ничек тәрбияләргә, ашатырга, нинди күнегүләр ясарга кирәклеген өйрәтте алар. «Апрель»не япмагыз, ул безгә бик кирәк», - ди Аня. Ирек...

«Балам даун синдромы белән туды. Бала тудыру йортында да, балагызны аласызмы, калдырасызмы, диделәр. Ничек инде газиз сабыемны ташлап калдырыйм. Әле ярый иң авыр минутларымда «Апрель» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Баланы ничек тәрбияләргә, ашатырга, нинди күнегүләр ясарга кирәклеген өйрәтте алар. «Апрель»не япмагыз, ул безгә бик кирәк», - ди Аня. Ирек мәйданына пикетка чыгучы ата-аналарның күбесе «Апрель» үзәген япмауларын үтенә. Тик төп проблемалары бу гына түгел. Алар үзләренең инвалид балалары хокукларын яклый. Кайчан булса да, аларның физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларына игътибар итәргә тиешләрдер бит инде, аларның җан авазларын кайчан ишетерләр?

«Апрель» безгә бик кирәк
«Шәһри Казан» редакциясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән аналарның балалары «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнгән. Күпләр өчен бу сәламәтләнүгә өмет чаткысы уята торган бердәнбер урын. Үзәккә инде ун ел. Оешма 600 квадрат метрга якын бинаны арендага алырга мәҗбүр. Аренда өчен вакытында түләнеп бармагангамы, бинаның хуҗасы «Апрель» белән килешүне өзгән һәм үзәкне судка биргән. Суд карары белән октябрь башларында «Апрель»не бинадан чыгарырга тиешләр иде. Ә инвалид балалар урамда калырлармы? Бу проблеманы күтәреп аналар төрле җитәкчелек урыннарына да мөрәҗәгать итеп карадылар, нәтиҗә булмагач, пикетка чыктылар. Кулларында төрле шикаятьләр язылган такталар, коляскаларда инвалид балалары... Барысы да җавап көтә.
Ак шәл бөркәнгән Хаҗирә әби оныгын яклап килгән. «8 яшьлек оныгым Диана Мөхәрләмова йөри дә, утыра да алмый. Бик үтенсәк тә, табиблар баланы ярып алмадылар, таптырганда ялгыш катырак тартып җибәргәннәрдерме, бала инвалид булып туды. «Апрель» үзәгендә тернәкләнә башлаган иде кебек. Тик аны ябачаклар икән», - ди ул. Кешеләр шаулашканны күреп, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Артур Вәлиуллин килде. Халыкның үпкә, рәнҗеш катыш сорау арты сорау яудыруыннан җитәкче бераз аптырап та калды. Ниһаять, «Апрель» белән мәсьәлә хәл ителгәнлеген дә җиткерде. «Бинаның хуҗасы белән сөйләшүләр алып барылды, килешү төзелде. Хәзер «Апрель» ел азагына кадәр шул бинада калачак. Аренда өчен бюджеттан акча күчерелде», - дип белдерде ул «ШК»га җавабында. Ә икенче елга ничек булыр? Тагын шул хәл кабатланмасмы? Кызганыч, бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый.

Проблемалар буа буарлык
«Апрель» үзәге белән мәсьәлә хәл ителсә дә, пикетчылар таралырга ашыкмады, чөнки алар күңелләрен бушатырга дип тә җыелганнар бит бирегә. Әнә бер хатын буй җитеп килә торган улын гади балалар коляскасына утырткан. «Безгә бирелә торган махсус арба 25 килолы, бик җайсыз һәм авыр. Кая аның белән транспортта йөрисең, автобус ишегенә дә сыймый әле ул. Шуңа гадәти коляскада баланың аякларын бау белән бәйләп куеп азапланырга туры килә ди», - ул. Ел саен балаларыбыз ял йортларында, диңгездә ял итәргә тиеш булсалар да, бер юллама алганыбыз юк, дип зарлана икенче берәү. Узган ел бирелергә тиешле памперсларны быел гына ала башладык, дип уфтана өченчесе. «Дүрт елдан соң, ниһаять, торакка чиратка бастырдылар. Ун квадрат метр мәйданда инвалид бала белән яшим. Фатир инде җимерелеп килә. Түшәме ишелә, стеналары куркыныч, безгә торак булырмы?» - дип борчыла Крутушка бистәсеннән килгән ханым.
«Балама операция ясатканнан соң, аягына махсус ботинкалар гына кидертергә куштылар. Тик андыйлар Казанда тегелми. Шуңа охшашлары бар. Тик алары да 7600 сум тора. Министрлык аша акчаларны кире кайтарырга тиеш булсалар да, бары 3 мең сумга якынын гына алдык. Ирем 7500 хезмәт хакы алып эшләгәндә, 7-8 мең инвалидлык пенсиясенә мин балага аяк киеме алыйммы, ашатыйммы, киендеримме? Чарасызлыктан 700 сумлык ботинкалар алырга туры килә инде. Тик алардан баланың аягы тагын начарлана. Кызым төнлә аягы авыртып уяна да, иртәнге дүртләргә кадәр аягын уып, күтәреп йөрим, ник бездә уңайлы шартлар юк, тиешлесен дә ала алмыйбыз, мөгаен, бу проблеманы суд аша хәл итәрмен», - ди Ольга Бахтиозина. А.Вәлиуллин махсус аяк киеме өчен кайтарылырга тиешле акчаның тулысынча бирелмәвен үзенчә аңлата: «Безгә җитештерүче товарын нинди бәядән тәкъдим итә, шул сумманы гына кайтарабыз. Бу бит конкурс нигезендә билгеләнә. Ничә сумга сатып алынганлыгы исәпләнми шул...» Кыскасы, проблемалар буа буарлык. Ә монда җыелганнарны борчыган төп мәсьәләләрнең тагын берсе - Казандагы тернәкләндерү үзәкләрен берләштерергә телиләр икән дигән фикер.

Яңа үзәк кирәк түгел

Зорге урамында яңа зур, заманча җиһазландырылган тернәкләндерү үзәге төзергә кирәк дигән тәкъдим бар. Шунда берничә тернәкләндерү үзәген берләштерергә уйлыйлар. Тик ата-аналар моңа теше-тырнагы белән каршы. «Кирәкми безгә Зоргедагы үзәк. Һәр районда булсын ул инвалид балалар өчен шөгыльләнү урыны. Яңасын төзегәнче, искеләрен яхшыртсыннар әнә. Елына дүрт кенә тапкыр тернәкләнү курслары каралган, тик баланың савыгуы өчен безгә көн саен күнегүләр кирәк», - ди алар. Бу аңлашыла да, беренчедән, шәһәрнең бер читеннән икенче башына кадәр йөри алмый торган бала белән җәмәгать транспортында барып җитүе, ай-һай! Икенчедән, ул тернәкләндерү үзәге нәкъ менә аның баласы өчен туры килерме соң? Мәсәлән, Биектаудан килеп йөрүче Чулпан ханым, нәкъ менә баласы белән уртак тел таба алырдай хезмәткәрләр булганы, нәтиҗәле дәвалау биргәне өчен, «Апрель» тернәкләндерү үзәген сайлаган. 45 чакрым ераклыктан булса да килә ул монда, чөнки нәтиҗәсен күрә. Ә Зоргеда аның баласы белән аерым эшләүче булырмы? Инвалид балаларның һәрберсенең үз проблемалары. Барысын да бергә туплау дөрес юлмы? Балалар бакчасына йөрми торган, көн саен өйдә утырган физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен, бәлки, чыннан да, көн саен эшли торган үзәкләр булдыру турында уйларга вакыттыр?
ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, бездә мәгариф системасында реконструкция ясарга кирәклеге турында сүз бара. «Инвалид балалар өчен дә укырга мөмкинлек бирә торган мәктәпләр булырга тиеш. Тик әлегә андыйлар Казанда юк. Шулай ук сукыр сабыйлар өчен балалар бакчалары булмау да зур проблема», - дип белдерде ул.
Кыскасы, ахырдан берничә ата-анадан торган инициатив төркемне ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры белән очраштырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Бәлки, ниһаять, зар елаган халыкны ишетерләр, сораулар җавапсыз калмас...

Сүз уңаеннан:
Татарстанда быелдан «Уңайлы мохит» федераль проекты эшли башлады. Шул проект кысаларында инвалидлар өчен җайлы, уңайлы шартлар тудыру күздә тотыла. Әйтик, хастаханәләргә, мәдәният учреждениеләренә, социаль яклау оешмаларына җиңел үтеп керү мөмкинлеге булдыру. Төп игътибар инвалидларга транспортта, юлда йөргәндә уңайлыклар тудыруга биреләчәк. Машина кую өчен махсус урыннар булдыру, сигнал бирә торган светофорлар урнаштыру күздә тотыла. 300 меңнән артык инвалид кеше яшәгән республика өчен бу проект бик мөһим, дип саный җитәкчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading