16+

БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ НИЧӘ КЫЛЛЫ ИКӘН?

Җете кызыл тиз уңа, диләр бит. «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы башланып, беренче елыннан ук тамашачы күңелен яулагач та, күңелгә шундый коткы кермәде түгел. Бик зур хезмәт бит - республика эчендә генә, тегендә-монда әтмәлләп кенә башкарылган чара түгел. Җир шарының кайсы гына төбәгенә барып чыкмады да кайдан гына...

БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ НИЧӘ КЫЛЛЫ ИКӘН?

Җете кызыл тиз уңа, диләр бит. «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы башланып, беренче елыннан ук тамашачы күңелен яулагач та, күңелгә шундый коткы кермәде түгел. Бик зур хезмәт бит - республика эчендә генә, тегендә-монда әтмәлләп кенә башкарылган чара түгел. Җир шарының кайсы гына төбәгенә барып чыкмады да кайдан гына...

Г.Камал сәхнәсендә узган Гала-концертта залда алма төшәрлек урын да булмагандыр. Мондый концертны аягурә басып карау да жәл түгел! Зал белән сәхнә бер күзәнәккә әверелде шикелле - урындык аркасына терәлеп үк утыручылар да сирәк иде бугай. Сәхнәгә беректек тә куйдык. Тыгыз, мәгънәле, биюләргә бай моң концертына тагын бер бизәкне сәхнә артындагы видеоэкран уйнагандыр. Анда күрсәтелгән Иске Казан күренешләре дисеңме, җирнең кардан арчылып баручы мәлендә гөрләвек өстендәге сөңгечектән тып-тып тамып торучы су тамчылары булсынмы, арыш басуы өстендә мамык болытларга орынып узучы кошлар юлы ишарәләнсенме - актара да ташлый бит җанны. Минем янда утыручы апа да: «Елатып бетерделәр инде...» - дип әйтеп куйды.
Финал концертыннан язган язмамда ук искә алып киттем шикелле - быел читтән килгәннәрнең әзерлегенә күзләр генә тимәсен дип сөенерлек. Свердловскидан килеп, беренче урынны кыстырып кайтып киткән Максим Рәхмәтуллинның гармунда сыздыруын күрсәгез сез. Унбиш яшьлек егет бит, шәһәр малае! Тугайда көтү көткәндә уйнарга өйрәнгән җандашымыни - гармунында ут уйната егет. Уфадан килгән Илнар Мироновның тавышына да таң калдык. Петербургтан килгән Динар Байтимеров башкаруындагы «Кышкы романс»та (Р.Хәсәнов көе, Н.Нәҗми сүзләре) кышка кермәс борын язга атлап чыктык. Егетләрнең икесе дә беренче урынны яулаучы лауреат булды. Мәскәү кызы Эльнара Латыйпова да беренчелеккә чыкты. Якутиядән килгән «Айярхан» төркеме кызлары хамуз дип аталучы уен коралында уйнап күрсәтте безгә. Ерак араларны якын итеп килүләре өчен генә дә зур рәхмәт инде үзләренә.
Кытай егете Назарбай Бикчәнтәев икенче урынны яуласа да, тамашачы күңеленә финал турында ук сукмак салырга өлгергән иде инде. Үзе уйнап, үзе җырлап башкарган «Идел-йорт» җырына (Идегәй сүзләре, Р.Ахиярова көе) кыя-дала рухы да кушты кебек ул. Назарбайның саф татар телендә сөйләшүен күреп тә шаккаттым әле мин: «Мин Кытайның татар авылында туып үстем, - диде Назарбай. - Гаиләдә алты бала идек. Татар булгач, тагын нинди телдә сөйләшергә тиеш инде мин? Бездә башка телдә сөйләшүче булырга да тиеш түгел. Казанда консерваториядә укып йөрим хәзер. Әмма шәһәрдә гел генә татар телендә сөйләшүче татарларны очратмыйсың шул... Аптырап та куям - ник русча сөйләшергә ди? Безнең телнең матурлыгына җитәме соң?! Ә менә «Татар моңы» конкурсында җан кинәнә - монда безнең милләтнең кан тамыры инде. Сез дә таң калып утырасыздыр?..»
Гала-концертта элекке елларда җиңеп чыккан лауреатлар белән аларга белем биргән остазлар да чыгыш ясады - Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Салават. Римма ханым Ибраһимова: «Без мондый конкурс аша милләтебезнең яшәешен, аның бай булуын күрә алабыз. Татар моңын ачучы, аны җанында йөрткәннәрне үзенә җыючы зур чара бу. Татарстан гына түгел, татар яшәүче төбәкләргә керә алуы, андагы талантлы яшьләребезне үзенә туплый алуы икеләтә сөенеч», - диде.
Үзебезнекеләр юкмы әллә дип уйлый күрмәгез, җете талантлар Татарстаннан да тупланды. Казан кызы Айгөл Хисмәтуллина беренче урынны яулады, шундый ук урынлы лауреат исеменә Чаллыдан Нияз Хәмәтшин, Теләчедән Зөлфирә Шәйдуллина да лаек дип табылды. Алар шундук хәтергә дә теркәлеп кала торган яшьләр - җыр сәнгатендәге җәүһәрләрне алар рәхәт итеп, моң аша күңелләргә илтеп җиткерә белү талантына ия шул. Инде беренче елын гына көчен сынап карамаган Нияз Хәмәтшин башта, миңа катнашып карау кадерлерәк, дип тыйнакланырга тырышса да, соңрак елмаеп: «Җиңәсе килде инде, иң беренче чиратта үз-үземә исбат итәсем килде шикелле. Махсус педагог белән шөгыльләнмәдем, тавышымны үзем чарладым», - диде. Концертның буеннан-буена музыкаль бизәлеш өчен җаваплы «Казан нуры» уен кораллары оркестрының җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов та, инструменталь номинациядәге егет-кызларга бәя биргәннән соң, нәкъ менә Ниязның тавышына тукталып алды: «Аның белән эшлисе килер иде, тавышы киң диапазонлы, оркестр, тере музыкага эшли алырлык».
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев исә концерттан соң үзенең фикерләре белән уртаклашып узды: «Мин бу конкурс кысаларында татар җырын гына түгел, татар рухын да тойдым. Конкурс елдан-ел камилләшә бара. Бу бит яшьләр конкурсы, анысы икеләтә сөенечле - бүгенге концертта да безнең татар үлми икән, яши икән әле дип утырдым. Тел бетсә - татар бетә, дибез. Бу алай гына түгел, татарны саклап калу өчен, аның җыры да, моңы да сакланырга тиеш. Тулы канлы, сыйфатлы милләт буласыбыз килә икән, менә шундый югары сәнгатьне үстерүгә көчне кызганырга ярамый. Читтән килгән яшьләрнең тавышына сокланып туймаслык, куәтле, көчле тавышлар. Әйтерсең гомер буе җырлап яшәгәннәр. Минем Ерак Көнчыгыш, Үзбәкстан, Кыргызстан татарларының җырлаганын ишеткәнем бар. Шулар өстенә бүген Назарбайның җырлавын ишеттем - читкә киткән саен моң төшенчәсе тирәнәя генә бара шикелле».
Конкурсның башыннан ахырына кадәр янып йөргән, Мәдәният министрлыгының идарә эшләре башлыгы Кадрия Идрисова да конкурсның асыл мәгънәсен татар моңы аша татарны бер йодрыкка туплавына басым ясады. «Татар яшьләренең җыр сәнгатендәге ядкярләребезне белүе-өйрәнүе үткәнне киләчәк белән тоташтыручы чылбыр ул», - диде Кадрия Рәис кызы.
Дүртенче тапкыр оештырылган «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсының быелгы эше тәмам. Хәерле юлында кылган изге гамәлләре, барлаган-чарлаган талантлары күп булган кебек, гомере дә озын булсын иде әлеге бәйгенең. Яулаган югарылыгында, халыкның мәңге җуелмас кадерле җәүһәрләрен барлап торучы, киләчәккә-яшьләргә тапшырырдай даими чара булсын ул. Әйтәм бит, җетелегенә күз генә тимәсен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading