Шәһри Казан

Безнең Суык бабай «аномаль» сүзен белми!

Зарланмыйбыз - Аллага шөкер, безгә дә чын кыш килде! Алайса печтер-печтер пычрак кар суы ерып йөрүләр җелеккә үткән иде инде: кышы - кыш, язы - яз, җәе җәй булганда да кадерле бит ул табигатьнең ел фасыллары. Карга шыгыр-шыгыр басып, борының һәм бит очларың кура җиләге төсенә кергәнче туңып та алмаса,...

Хәтерлим - кечкенә чагымда кырлач салкыннарында әбекәем белән бабакаем тау шуарга чыгармый иде. Мин исә, анда салкын түгел, дип киреләнүемне беләм. «Күрәсеңме, - ди алар, - ишекнең тимерләрендәге боз дә эреми хәтта!» Агач ишеккә кагылган юан өч кадак инде ул тимер дигәнең - әбекәй белән бабакай мал карарга чыгып киткән арада кул буыннары туңганчы өрә-өрә эретәм боларны. Әбекәйләр кергәнче «көн җылына» - чыгармый кара менә хәзер! Мәктәпкә бару юк, әмма шундый салкыннарда да тышта уйнап, кул чуклары селкенмәс дәрәҗәгә җиткәч кенә чанада шууны туктатып өйгә керә идек бит, әй! Бүгенге балалар кебек чирләп, мышкылдап, әниләрне дә картайтмадык шикелле...
Ә хәзер бездә термометр баганасы минус егерменең теге ягына чыга башлау белән, «аномаль салкыннар» башлана - бу җире авыртканнар моны эчәргә, балалылар һәм балалар болай эшләргә тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, чебен тимәс чер итәрләр инде. Ә бер караганда, кайда соң монда аномальлек? Суык бабай алып килгән гадәти кыш - табигатьнең законнарына таянып, җиргә туң иңдерү, агач-үсентеләрдәге паразитларны үтерү, авыл хуҗалыгы культураларының кышкы туклану чоры гына ләбаса.
Кичә Казанда көн -29 дан башланды үзе. Кояш чыкканда, машина -32 күрсәтеп алды - суык үзе, әмма түзмәслек түгел! Башта: «Борыным өзелеп төшә озакламый», - дип шыңшыган кызым бакчага барып җиткәнче кәефләнде тагын: «Кичкә чананы онытып килмә тагын», - дип озатып калды үземне. Шуарбыз да - утыз градустан куркып чана шумаска тагын!
Әнә, Аксубай районының Карасу авылында көн -44 градустан башланса, көндезге унберләр тирәсендә термометр -39ны күрсәтә, диде драматург Илгиз Зәйниевнең әнисе Сәрия апа. Актаныш үзәгендә яшәүче әти-әнием исә: «Бездә яхшы: -39, сез өшемәдегезме?» - дип җаваплады. «Нинди аномаль салкын булсын инде бу, - диде аннары утыз елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче әтием.
- Гадәти кыш. Кырыктан артмаса, яхшы. Менә 1978 елдан 79 елга күчкәндә булды ул салкыннар: -46, -48 градус торды кырлач салкыны - алмагачлар, урманда имәннәр өшеп корды. Шул кыштан соң бездә «аномаль» салкын булганы юк, шөкер». Мондый салкыннарның көзге культураларга да куркыныч юк икәнен әйтте ул: «Бездә кар катламы шактый калын, аларга куркыныч туарлык түгел, менә кары аз яуган Мәскәү яклары өчен борчылырлыктыр».
Инде моннан арысы исән-аман була күрсен кышның. Суык бабай, кызулап китеп, тагын да ныграк салкыннар алып килә күрмәсен. Ә -28-30га гына ничек тә түзәрбез. Ачлык заманнары түгел бит, шөкер: өстәлебез тулы кайнар ризык, рәхәтләнеп киярлек җылы киемебез бар. Кайнар чәебезне яңартып, Аллага мең шөкер әйтеп, битне чеметүче Суык бабайга елмаймаслыкмыни!..
- Гадәти кыш. Кырыктан артмаса, яхшы. Менә 1978 елдан 79 елга күчкәндә булды ул салкыннар: -46, -48 градус торды кырлач салкыны - алмагачлар, урманда имәннәр өшеп корыды».
Инде моннан арысы исән-аман була күрсен кышның. Суык бабай, кызулап китеп, тагын да ныграк салкыннар алып килә күрмәсен. Ә -28-30га гына ничек тә түзәрбез. Шөкер: өстәлебез тулы кайнар ризык, рәхәтләнеп киярлек җылы киемебез бар. Аллага мең шөкер әйтеп, битне чеметүче Суык бабайга елмаймаслыкмыни!..

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: