Шәһри Казан

Россия Президенты «КАМАЗ-мастер» командасын котлады

Алдан хәбәр иткәнебезчә, «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллисында Татарстанда житештерелгән «Камаз»ларда 13нче тапкыр жиңу яулаган иде. Шул уңайдан, Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ-мастер» командасының җиңү яулавы унаеннан котлавын җиткерде.

«Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән «Дакар-2015» автораллисында җиңүегез белән котлыйм. Быелгы марафонда Сез кабат югары профессиональлек, чемпионнар холкы һәм команда бердәмлеген күрсәттегез. «КАМАЗ» маркалы ил автмобильләренең гаҗәеп мөмкинлекләрен эштә расладыгыз һәм хаклы рәвештә мактау баскычын тулысынча биләдегез. Афәрин! Сезгә яңа спорт казанышлары телим һәм иң изге теләкләремне җиткерәм», - диелә Россия Президенты котлавында.

Фото: www.tatar-inform.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: