16+

Бүген Казанда кар ыргыту чемпионаты, керлинг буенча мастер-класс һәм күңелле тамашалар узачак

Бүген казанлылар кар ыргыту ярышында катнаша, керлингта үзләрен сынап карый, шәмнәрне бизәргә өйрәнә, шулай ук бәйрәм тамашаларын күззәтә алачак, дип яза Казан мэриясе сайты. Күңел ачулар Казан парклары һәм скверларында була.

12.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында балалар һәм өлкәннәр өчен кар атышу буенча чемпионат уза. «Черек күл» паркында бу вакытта Татарстан керлинг федерациясе спортчыларыннан күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар булачак, ә 16.00 сәгатьтә биредә «Сдвиг» театры студиясеннән балалар өчен тамаша күрсәтәчәкләр.

12.00 сәгатьтә «Калейдоскоп» паркында кунакларны әлеге кышның төп герое – Кар бабай-Почта хезмәткәре көтә. 16.00 сәгатьтә геройлар Тинчурин ис. скверга күчәчәк.

Урицкий паркында 13.00 сәгатьтә раштуа шәмнәрен бизәргә өйрәтәчәкләр.

Кич белән 17.00 сәгатьтә казанлылар «Сосновая роща» һәм «Дәрвишләр» паркларында, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда ял итә ала.

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading