16+

Бүген Казанда нинди чаралар үтә?

Ял көненә күңелле чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

Бүген Казанда нинди чаралар үтә?

Ял көненә күңелле чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

Казан зооботаника бакчасында "Әниләр көне"

Әниләр көне уңаеннан, Казан зоопаркы кунакларны анда яшәүче "данлыклы әни"ләргә тагын да зуррак игътибар күрсәтергә чакыра. Бирегә килүчеләрне зооботаника бакчасы хезмәткәрләреннән җәнлек "әни"ләренә ризык әзерләү буенча мастер-класслар, викторина, бушлай экскурсия көтә.
Вакыты: 12.00-13.00
Маймыллар күргәзмәсе
«Республика" сәүдә үзәгендә маймыллар күргәзмәсе оештырыла. Биредәге хайваннарны күзәтеп кенә калмыйча, тотып карарга да мөмкинлек бар.
Вакыты: 11.00-20.00
"Әниләр көне" концерты
"Химиклар" мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт уза.
Вакыты: 17.00
ШТК
Бүген Казанда Татарстанның эшләүче яшьләренең ШТК Лигасының финал уеннары уза. "Ак Барс" яшьләр үзәге сәхнәсендә тамашачылар алты коллективның чыгышын карый алачак.
Вакыты: 17.00
Цирк
Казанда кунакта - "Арлекино" циркы. Тамашада - зәвыклы, хисчән-музыкаль, биюле, хулиганнарча шоу! Сезне тутый кошлар, атлар, диңгез арысланнары, курку белмәс жонглерлар һәм башка бик күп кызыклы тамашалар көтә.
Вакыты: 17.30
Ундервуд төркеме концерты
Бүген Казанның "Маяковский. Желтая кофта" клубында УНДЕРВУД төркеме Россия рок-н-ролл хитлары галереясына кергән концерт программасы белән чыгыш ясый.
Вакыты: 19.00
Театрларда
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бүген - «Бармы ришвәткә дәва?» сатирик комедиясе (Вакыты: 12.00 сәгатьтә) һәм "Җанкисәккәем" музыкаль комедиясе (Вакыты: 18.00), Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында - «Дедка, бабка и репка" (Башлана: 11.00, 13.00) һәм
«Котбетдин маҗаралары» (Вакыты: 15.00), "Ханума" (Вакыты: 18.00) спектакльләре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Күрәсем килгән иде» мелодрамасы күрсәтелә. Башлана: 17.00. Болак буе театрында - "Примадонна", М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Лючия ди Ламмермур" операсы куела (Вакыты: 18.00).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading