16+

Бүген Мәүлид бәйрәме, аны ничек үткәрергә?

Бүген Мәүлид бәйрәме. Мәүлид сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көнне сыйлар әзерләп, туганнар, дуслар катнашында мәҗлесләр оештырырга, бүләкләр таратырга була.

Бүген Мәүлид бәйрәме, аны ничек үткәрергә?

Бүген Мәүлид бәйрәме. Мәүлид сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көнне сыйлар әзерләп, туганнар, дуслар катнашында мәҗлесләр оештырырга, бүләкләр таратырга була.

Аллаһы Тәгаләне зекер итәр өчен кешеләрне җыю, мохтаҗларга ихтирам һәм ярдәм күрсәтү – изге гамәл. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны ныгыта. Бу кичә бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыта. Хәзрәти Мәгъруф әл-Кәрхый: «Кем дә булса Мөхәммәд пәйгамбәр мәүлиден укытырга ризык әзерләсә һәм мәүлидне хөрмәтләп, туган, дус-ишләрен җыйса, өен ут белән яктыртса, яңа киемен киеп, хуш исләр, хуш ислемайлар белән сөртенсә, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә ул бәндәне пәйгамбәрләр белән бер төркемдә булдырыр һәм югары гыйллиййиндә (җиденче күктә) булыр», – ди. Имам Җәләледдин әс-Суйутий исә болай дип әйткән: «Берәр йортта яисә мәчеттә яки берәр мәхәлләдә Мөхәммәд мәүлиде укылса, ул йортның яисә мәчетнең тирә-юнен фәрештәләр чорнап алыр һәм шушы урын халкына алар салават әйтеп торыр, барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аның разыйлыгы насыйп булыр».

Фото: dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading