16+

Бүген "Родина" кинотеатрында Салават Юзеев фильмнары күрсәтелә

Бүген Казан Халыкара мөселман кинофестивале татар кинорежиссеры Салават Юзеевның ретроспективасын тәкъдим итә.

Бүген "Родина" кинотеатрында Салават Юзеев фильмнары күрсәтелә

Бүген Казан Халыкара мөселман кинофестивале татар кинорежиссеры Салават Юзеевның ретроспективасын тәкъдим итә.

Әлеге кинофестивальдә Салават Юзеев жюри әгъзасы буларак катнаша, шунлыктан ул үз кинематографик эшләрен конкурска тәкъдим итмәгән.
Программа Салават Юзеевның 1нче һәм 2нче сезон татарометражкалары белән башланып китә. Һәр сезон өчәр фильмны тәшкил итә. Сценарий авторы - Ркаил Зәйдулла.
Тамашачыга 2008, 2011, 2016 елларда чыгарылган өч фильмнан торган "Валдайдан алып Алтайга кадәр" циклы да тәкъдим ителә. Циклдагы фильмнарның беренчесе "Возрождая звук" дип атала. Бу лентада татарларның борынгы халык уен кораллары һәм халык уен кораллары остасы Геннадий Макаров турында сөйләнә. Икенче фильм нагайбәк төрек халкына багышланган. Ул "Путь нагайбаков: долг, боль и свет" дип атала. Ә өченче фильм - "Шуну, который придет" - алтай халыклары турында.
Ретроспектива кысаларында Салават Юзеевның "Корбан-роман" тулы метражлы нәфис фильмы да күрсәтеләчәк. Ул Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар язучысы Илдар Әбүзәров китабы буенча 2014 елда куелган.
Проектларның продюсеры - Марина Галицкая.
Шунысы да игътибарга лаек, әлеге ретроспектива кысаларында тәкъдим ителгән фильмнарның икесе - "Корбан-роман" һәм "Ишекне ябып чыгып китте" (татарометражка, 1нче сезон) Казан Халыкара мөселман кинофестивале конкурсында катнашып, икесендә дә иң яхшы ир-ат роле номинациясендә призлы урыннар алган иде.
Фильмнар "Родина" кинотеатрының 1нче һәм 3нче залларында күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading