16+

Бүген "Салават күпере" торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды

Өй туйларны үткәрүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов килде.

Бүген "Салават күпере" торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды

Өй туйларны үткәрүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов килде.

"Бүген безнең башкала тормышында бик зур вакыйга - "Салават күпере" яңа микрорайонының беренче йортын ачабыз. Республика җитәкчеләре һәм ТР Президентына рәхмәт белдерәсем килә. Күптән күгел генә без Казанны зурайтырга кирәк дип уйлаштык. Ә бүген беренче йортка өй туена килдек. Бу бик зур эш, зур микрорайон һәм Казан халкы өчен яңа бәхет", - диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул микрорайонны төзүдә катнашкан барча кешегә рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика кешеләре өчен әйбәт торак шартлары булдыру - ТРда тормышка ашырылучы стратегиянең бер бурычы. "Бирегә 7 млрд сумнан артык акча салынды. Бу республикабызның үсеш ноктасы һәм бүген без беренче йортны файдалануга тапшырабыз. Биредә "ТАИФ" компанияләр төркеме предприятиеләрендә эшләүчеләр дә, социаль ипотека буенча торак алучылар да яшәячәк. Соңгы елларда бездә мондый зур күләмле проектның булганы юк иде әле. Бу әлеге мәйданчыкны үстерү өчен яхшы нигез булачак", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

"Тагын икенче - М-14 микрорайоны бар, ел азагына кадәр без аны да файдалануга тапшырырга тиешбез. Без башкала зураерга тиеш дип саныйбыз. Тарихи үзәкне дә саклап калырга, мондый яңа, уңайлы, заманча микрорайоннарны да үстерергә тиешбез", - диде Р.Миңнеханов.

Җавап сүзе белән "ТАИФ" компанияләр төркеме хезмәткәре Гадел Хәсәншин чыгыш ясады, ул йортны төзегән өчен рәхмәт белдерде һәм кунакларны өй туена чакырды.

ДТФның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, торак комплексының файдалануга тапшырылган беренче йорты 255 фатирга исәпләнгән, бүген аларның 215ендә кешеләр яши башлый. Аның сүзләренчә, фатирларның бер квадрат метры 31 мең сум тора. "Быел без төзелешкә 7 млрд 100 млн сум акча салдык", - дип хәбәр итте Тәлгать Абдуллин.

Искәртеп узабыз: Залесный бистәсендә 360 гектар мәйданда "Салават күпере" торак комплексын төзү буенча зур күләмле проект 2014 елның 15 маенда башланды. Биредә гомум мәйданы 1,5 млн кв метр тәшкил иткән, 50 мең казанлыга исәпләнгән күп фатирлы торак йортлар төзеләчәк. Торак йортлар белән бер үк вакытта 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп, яңа автомобиль юллары, Горький шоссесы юлының дублерын төзү дә күздә тотылган. Төзелеш мәйданчыгында беренче чират кысаларында гомум мәйданы 384 мең кв метр тәшкил иткән 6426 фатирга исәпләнгән 22 йортны үз эченә алган дүрт торак квартал сафка бастырыла.
tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading