16+

Бүгеннән пенсияләр арта

1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бүгеннән пенсияләр арта

1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Дөрес, бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. Законда иң югары баллар (пенсия коэффициентлары) күрсәтелгән. Алар өчтән артырга тиеш түгел. Быел бер пенсия коэффициентының 74 сум 27 тиен булуын исәпкә алсак, 222 сум 81 тиен килеп чыга. Бу максималь өстәмәгә хезмәт хаклары аена 20 мең сумнан арткан кешеләр исәп тота ала.

Сүз уңаеннан: киләсе елда Россиядә пенсияләр 5,9 процентка - фаразланган инфляция дәрәҗәсендә тулысынча индексацияләнәчәк. Шулай итеп, пенсия күләме быелгыга караганда 5,9 процентка арта. Бу хакта Россия вице-премьеры Ольга Голодец хөкүмәттә 2017 ел бюджеты үтәлешенә багышланган киңәшмәдән соң хәбәр итте, дип яза "РИА Новости".

Фото: usinsk-novosti.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading