16+

«Бәхетле балачак» музее – туристларны җәлеп итүче тагын бер «йөзем»

Шәһәр мэры музейга кәшәкәсен бүләк итте.

«Бәхетле балачак» музее – туристларны җәлеп итүче тагын бер «йөзем»

Шәһәр мэры музейга кәшәкәсен бүләк итте.

Кичә Казанда Халыкара балаларны яклау көнендә шәһәр җитәкчелеге әле күптән түгел генә ачылган "Бәхетле балачак» музеенда булды. Шәһәр мэры Илсур Метшин исә аны башкаланың туристларны җәлеп итүче тагын бер яңа үзенчәлеге, шәһәрнең "йөземе" (изюминкасы) дип саный.

Әлеге музей Бауман урамындагы ХIХ гасыр особнягында урнашкан. Балаларга Советлар Союзы еллары турында сөйләгән әлеге музей Россиядә бердәнбер булып санала.

- Бу бренд Казанда барлыкка килде. Безнең үрнәктә башка шәһәрләрдә дә Советлар Союзы чорын искә алган музейлар булыр, без аларны оештыруда ярдәм итәргә әзер, - ди музейның директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.

Музейның беренче каты совет заманындагы балачак турында сөйли. Монда элеккеге мәктәп парталары, саргаеп беткән стена газеталары, букварь, пионерияне ачып бирүче экспонатлар урын алган. Музейның тагын бер үзенчәлеге - ул интерактив булып санала, ягъни монда килгән һәр кеше барысын да тотып, киеп, кулланып карый ала. Әйтик, пионер галстугын бәйләп карарга була, уенчыклар белән уйнарга, велосипедларда йөреп карарга рөхсәт ителә.

Илсур Метшин да тәнкәләр тутырылган шампаннан бушаган шешәне күреп балачагын исенә төшерде:

- Кибеткә барган саен сатучыдан акчаны тимер тәнкәләр белән кайтарырга куша идем. Кайтам да, аларны шешәгә салып куям. Шул рәвешле анда 193, 197 сумга кадәр җыела иде. Туганнарым белән шул акчаларны кушып «Маяк-205» магнитофоны алган идек, - ди Мэр.

Тиздән музейда кинозал да ачылачак икән, монда диафильмнар карап булачак. «Бәхетле балачак» музее үзен халыкара дәрәҗәдә танытырга тели. Тиздән музейның филиалы Парижда ачылачак. Шулай ук музей иртәгә скульптор Альфиз Сабировның Парижда узачак күргәзмәсендә катнашачак.

Икенче катта «тормыш лабиринты» дип исемләнгән күренеш: берничә бүлмәдә 70-80 елгы эспонатлар урын алган. Монда уен автоматлары, танылган кешеләрдән җыелган бүләкләр урын алган. Үзенең култамгасы белән Илсур Метшин да музейга хоккей шлемы белән кәшәкәсен калдырды.

- Балачак һәркемнең дә күңелле уза. Экспонтлар аша совет заманында балачакка кайткандай буласың. Монда балаларны ешрак алып килергә кирәк, әти-әниләренең нинди уенчыклар белән уйнап үскәннәрен күрсеннәр, - диде Илсур Метшин.

Фото: www.metshin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading