16+

Бәхетле гаилә – ил бәхете

Татарстан башкаласы - Казанның үрнәк сыйфатта дөньяга таныла баруының сере нәрсәдә? Моның сере - икътисадны, мәдәниятне үстерүгә тырыш хезмәт кертүче, халыкара һәм динара дуслыкны саклауга җаваплы караучы гаиләләрдә - Казан гаиләләрендә.

Бәхетле гаилә – ил бәхете

Татарстан башкаласы - Казанның үрнәк сыйфатта дөньяга таныла баруының сере нәрсәдә? Моның сере - икътисадны, мәдәниятне үстерүгә тырыш хезмәт кертүче, халыкара һәм динара дуслыкны саклауга җаваплы караучы гаиләләрдә - Казан гаиләләрендә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, ягъни 8 июльдә башкалада «Казан - бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсы старт ала. Өч номинациядә барачак конкурска 23 сентябрьдә «Татарстан гаиләләре - 2017» фестивалендә йомгак ясалачак.

Шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты хәбәр итүенчә, конкурс «Спортчы гаилә», «Интеллектуаль гаилә» һәм «Иҗади гаилә» номинацияләрендә оештырыла. «Яшь гаилә», «Күп балалы гаилә», «Хезмәт династиясе» махсус номинацияләрендә дә бүләкләр тапшырылачак.

Спортчы гаилә 12 августта «Күңелле стартлар» спорт бәйгесендә ачыкланачак. Интеллектуаль гаиләне 19 августта «Что? Где? Когда?» уены нәтиҗәләре ачыклаячак. Иҗади гаилә 26 августта үзләренең креатив һәм ялкынлы чыгышларын тәкъдим иткәндә күренәчәк.

Конкурста катнашу теләге белдерелгән гаризалар 2375992@bk.ru электрон адресына 31 июльгә кадәр кабул ителә. Бәйгеләрдә Казанда рәсми никах белән яшәп, балалар үстерүче Россия гражданнары катнаша ала.

Бәйге кысаларында 7 августта «Казан - бәхетле гаиләләр шәһәре» акциясе дә башлана. Оештыручылар Инстаграм һәм Вконтакте социаль челтәрләреннән актив файдаланучыларга үзләренең аккаунтларында #казаньгородсчастливыхсемей тегы белән үзләренең гаиләләре фоторәсемнәрен урнаштырырга тәкъдим итә. Бәхетле гаилә булу сере нәрсәдә? Фоторәсем кырыенда шушы сорауга җавап та бирергә кирәк. Акциядә катнашучылар конкурсның финалына чакырыла, җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Акция 30 августка кадәр бара.


8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Гаилә - безнең өчен тормышта бик мөһим. Ул бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә, якыннарың турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыклар килгәндә, көч бирә. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый кыйммәтләр, милли-мәдәни традицияләр тапшырыла. Гаилә тарихы һәм кешеләр язмышы елъязмачылары булып менә инде 100 елга якын ЗАГС органнары хезмәткәрләре тора.

Июльнең бу бәйрәм көннәрендә Татарстаныбызның барлык шәһәр һәм районнарында киң масштаблы, олы мәгънәле чаралар планлаштырылган. Форсаттан файдаланып, республикабыз халкын һәм килгән кунакларны аларда катнашырга чакырам.

Кадерле дуслар, сезнең барыгызны да ихластан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм. Гаилә учагыгызның җылысын саклавыгызны телим. Һәр гаиләдә тынычлык, мәрхәмәт һәм мәхәббәт яшәсен!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Айгөл Шәвәлиева.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading