16+

Бистәләр чистара башлаган

Казан шәһәре биләмәсенә 82 бистә керә. Алардан көнкүреш калдыкларын җыю һәм полигоннарга чыгару әлегә ахырынача чишелмәгән мәсьәлә булып кала бирә.

Бистәләр чистара башлаган

Казан шәһәре биләмәсенә 82 бистә керә. Алардан көнкүреш калдыкларын җыю һәм полигоннарга чыгару әлегә ахырынача чишелмәгән мәсьәлә булып кала бирә.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган рейдта Салмачы, Алтан бистәләре күздән кичерелде.
- Салмачы белән Көек бистәләре арасындагы ерганакка рөхсәтсез рәвештә төзелеш калдыклары түгелүе билгеле булды. Административ эш кузгатылачак. Теләсә кая чүп түгүче гражданнар - 1 меңнән 2 мең сумга, ә юридик затлар 200 меңнән 250 мең сумга кадәр штрафка тартыла, - диде министрлыкның үзәк территориаль идарәсе инспекторы Алмаз Исмәгыйлов.
Салмачы бистәсендә контейнерлардагы чүпне җил урам һәм юл буйлап тараткан күренешкә тап булдык.
- Чүпнең урамнар буйлап таралуы Казандагы барлык бистәләргә дә хас күренеш, чөнки контейнерларны үз вакытында алып китү юк. Бу язда шәһәр тирәсендәге яшел зонада 155 урында рөхсәтсез чүплек табылды, шуларның 98е бетерелде, - дип аңлатма бирде шәһәрнең административ-техник инспекциясенең бүлек җитәкчесе Александр Тарасенко.
Инспекциянең баш белгече Ринат Гайфетдинов фикеренчә, Казан бистәләре чистара башлаган. «Универсиада елында санитар чисталыкка таләпләр нык көчәйтелде. Алтан бистәсендә иртән чүплеккә тап булган идек. Әнә, кисәтү ясалгач, бункер да китерткәннәр, җыештыра да башлаганнар. Тәүлек дәвамында күзәтчелек үткәрелә, гаеплеләрне штрафка тартабыз. Штраф инде ул штраф, без үзебез чисталык сакларга өйрәнсәк иде. Дачадан кайтучыларның кайберләре чүпне автомобиль тәрәзәсеннән генә ыргыта. Күреп калсак, тотабыз», - ди Ринат Гайфетдинов.
Быел тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2700 юридик һәм физик затка административ эш кузгатылган, барлыгы 36 миллион сум штраф салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading