16+

Бистәләр суга тилмерә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Борисоглебск бистәсендә 3 көн дәвамында су булмавы турындагы телевизион сюжетны күреп калган. Шуннан соң башланган «тамаша»лар.

Бистәләр суга тилмерә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Борисоглебск бистәсендә 3 көн дәвамында су булмавы турындагы телевизион сюжетны күреп калган. Шуннан соң башланган «тамаша»лар.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Равил Кәримов: «Президент Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәровка мәсьәләне кичекмәстән чишәргә боерган. Министрлар Кабинетында шәһәр хакимияте һәм «Водоканал» җитәкчелеге катнашында ашыгыч киңәшмә үткәрелде», - дип сөйләде журналистларга.
Су үткәргечләр челтәрендә, шөкер, авария юк. «Казан территориясенә 80нән артык бистә керә. Әлеге авылларның барысы да 80-100 метр тирәнлектәге артезиан сулары белән тәэмин ителә. Яшелчәләргә суны инде аны йә иртән, йә кич сибәсең. Ләкин безнең пенсионерлар бакчага көне-төне су сиптерә. Нәтиҗәдә, калкурак урыннарда урнашкан өйләргә су килмәү күзәтелә башлый. Үзең турында гына уйларга кирәкми», - диде Равил Каюм улы.
Министр урынбасары сөйләгәнчә, Борисоглебск бистәсенә «Водоканал» машиналары эчәр су китерергә керешкән. Әгәр кешеләр суны бакчаларына чамадан тыш сиптермәсәләр, машиналарда су ташуның кирәге дә булмас иде. «Яңгырлы җәйләрдә һәм су сиптерү чоры тәмамланган август аеннан башлап өйләргә су килү үз тәртибенә кайта», - ди Северный бистәсендә яшәүче Раилә ханым.
Россиядә «Чиста су» федераль программасы гамәлгә ашырыла. «Бистә һәм авылларны су белән тәэмин итүне яхшыртуга республика бюджетыннан ел саен 500 миллион сум бүлеп бирелә. Казанга 45 миллион сум күчерелде. Офицерлар бистәсендә, Отары һәм Петровский авылларында үткәргечләрне яңарту эшләре бара. Суүткәргеч челтәрне сузу дәүләт хисабына башкарыла, ә өйгә тоташтыру өлеше өчен гражданнар түләргә тиеш. Һәр өйгә су хисаплагыч приборы кую зарур. Шул вакытта гына су куллануда тәртип урнашачак», - диде Равил Кәримов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading