16+

Бәла үзе генә йөрми

Әзер сөт ризыкларын маркировкалау аларның бәясен 10 проценттан 29 процентка кадәр күтәрүгә китерәчәк. Предприятиеләр маркировка ясау өчен җиһазлар һәм штрих-кодлар алырга, сөт продуктларының дизайнын алыштырырга һәм штатларын киңәйтергә тиеш була. “Меркурий” системасын тулысы белән кабатлый торган әлеге яңалык гомумән кирәкме соң? Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында Рөстәм Миңнехановка эшмәкәрләр башка проблемалар турында да сөйләде.

Бәла үзе генә йөрми

Әзер сөт ризыкларын маркировкалау аларның бәясен 10 проценттан 29 процентка кадәр күтәрүгә китерәчәк. Предприятиеләр маркировка ясау өчен җиһазлар һәм штрих-кодлар алырга, сөт продуктларының дизайнын алыштырырга һәм штатларын киңәйтергә тиеш була. “Меркурий” системасын тулысы белән кабатлый торган әлеге яңалык гомумән кирәкме соң? Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында Рөстәм Миңнехановка эшмәкәрләр башка проблемалар турында да сөйләде.

 Сөт ризыкларына бәя артмагае  

Быелның 1 июненнән әзер сөт ризыкларын маркировкалау турындагы канун үз көченә керә. Әлегә моны эксперимент һәм ирекле рәвештә илнең 100 предприятиесе генә эшли. Җәйдән калганнар да кушылырга тиеш. Яңа канун аеруча кече предприятиеләр – фермер хуҗалыкларына авырлык китерәчәк. Кайберләре хәтта үз эшчәнлеген туктатырга да мөмкин. “Олы Елга” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Минзифар Исмәгыйлев сүзләренчә, “Меркурий” системасы кертелгәннән бирле, савып алынган сөтнең кибет киштәсенә кадәр барып җитү процессын күреп була.

Сөтнең кайсы авылдан кайсы апаның кайсы сыерыннан савып алынганын, аңардан нинди ризык эшләнүен һәм кайсы кибеткә җибәрелүен белеп торабыз. Мондый “бәхет”кә 100 мең сум акча сарыф иттек һәм штатка бер кеше алырга мәҗбүр булдык. Барысы да аңлашыла кебек. Бәла үзе генә йөрми икән. 1 июньнән сөт ризыкларын мәҗбүри маркировкалау керәчәк. “Меркурий” булгач, анысы тагын нәрсәгә? Безгә дә, эре предприятиеләргә дә артык чыгым гына ул. Бу исә сөт продуктының үзбәясе артуга китерәчәк. Үзебезнең предприятиегә килгәндә, 30 сумга саткан сөтне без, маркировкалаганнан соң, 37 сумга сатарга мәҗбүр булачакбыз. Әле тагын өстәмә ике кеше дә алырга кирәк. Һәр тиенен санаган әбиләр әзерме бу бәягә алырга. Сөт ул тун да, шапка да түгел, ә көн дә кулланыла торган социаль продукт, – дип, Рөстәм Миңнехановтан сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалау системасынннан төшереп калдыруны, бу мөмкин булмаганда, дәүләт ярдәмен булдыруны сорады.

Президент маркировкалу урынына “Меркурий” системасын киңәйтү җаен карап, эшмәкәрләргә әлеге тәкъдимне әзерләргә кушты.

Нинди яңа бизнес ачтыгыз?”

Төзелеш өлкәсендәге эшмәкәрләрнең дә үз борчуы бар. Алар бизнес өчен тарихи-мәдәни экспертиза үткәрү процедурасын гадиләштерүне сорый. Төзелеш эшләре башланырга тиешле урында, әгәр дә дәүләтнең шушы җирдә тарихи-археологик мирас объектлар булу-булмавы турындагы белешмәсе булмаса, экспертизаны эшмәкәр үз акчасына үткәрергә тиеш була. Бу исә аларның кесәсен шактый бушатачак. Эш бәясе 200 мең сумнан – 700 мең сумга кадәр исәпләнә. Экспертиза нәтиҗәсе булмаса, анда төзелеш эшен башларга рөхсәт булмаячак.

Татмелиорация” оешмасы директоры урынбасары Ирина Александровна аның, чыгымлы эш кенә булмыйча, шактый вакыт алуын да сөйләде.

Экспертиза уздыру җиде айга кадәр вакытны ала. Ул кар булмаган чорда үткәрелә, шуның белән дә сузыла. Әле тагын республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитетына гына түгел, Россиянең Мәдәният министрлыгына да мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуның белән бер ел югала, бу дәүләт программаларын гамәлгә ашыру срогын да чигендерергә мөмкин. Әлеге таләп эшләп торган сәнәгать предприятиеләренә фундаментларына капиталь ремонт ясауга да кагыла, – ди ул.

Аның чыгышыннан соң, сүзне Президент Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга биреп, аңардан, нинди яңа бизнес ачтыгыз, дип сорады. Иван Гущин аңлатуынча, чынлап та бу процесс бик катлаулы һәм әлеге проблема буенча эш башланган. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрне төзи башлау вакыты да чигерелә икән.

Археологик объектлар геопорталы эшләнде, анда әлегә 300 мәдәни һәйкәл кертелде, тагын 3008 археология һәйкәлен кертәсе бар, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бу эшне системалаштырырга, бәяләр буенча прейскурант булдырырга кушып, мәдәният министры белән очрашуда бу турыда сөйләшергә җыенуын белдерде.

Кабат күләгәдә эшлисе буламы?

Товарларны маркировкалау үзмәшгульләргә дә проблема тудырмагае. 2019 елдан аяк киеме, кием һәм күн эшләнмәләргә санлы код кертү турындагы канун эшли башлаган иде. Ул продукциянең җитештерүдән башлап кулланучыга кадәр үткән юлын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Күннән акча янчыгы, паспорт тышлыгы ясаучы Рафаиль Хәсәнов үзенең чыгышында маркировкалаган товарны саткан очракта, ул үзмәшгуль статусын югалтуын сөйләде. Үзмәшгуль мондый товарны сата алмый. Димәк, йә кабат күләгәдә эшләргә, йә эшне туктатырга туры килә, диде ул. Аның чыгышыннан соң үзмәшгульләрне товарга мәҗбүри маркировка ясатудан азат итү мәсьәләсе күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы аша федераль үзәккә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген әйтте.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading