16+

«Бәлки бу – татарның соңгы талпынышыдыр?»

Газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычы Бөтендөнья татар конгрессы алдына куелды.

«Бәлки бу – татарның соңгы талпынышыдыр?»

Газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычы Бөтендөнья татар конгрессы алдына куелды.

Шушы максатлардан республиканың төрле районнарында Татарстандагы татар җәмәгатьчелеге белән фикер алышулар оештырыла. Шуның чираттагысы Чаллыда булды. Аңа кадәр очрашулар Арча, Нурлат, Бөгелмәдә үткәрелде. Бу атнада Буада булачак. Моннан тыш, мондый очрашулар киләчәктә Казанда, Россия төбәкләрендә узачак дип планлаштырыла.

Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Чаллыдагы фикер алышу вакытында әлеге очрашуларның максаты – стратегия эскизын күрсәткәндә халыкка аңлату, аңлашу икәнлеген әйтте.

– Мин беренче көннән үк бу стратегиядә татар кешесе өчен «сез» дип сөйләшү тыела дип әйттем. Монда «мин» һәм «без» дип сөйләшәбез. Әлеге очрашуларның төп бурычы – татар халкының битараф булмавы. Әгәр бу стратегия һәр татар кешесенең йөрәге һәм акылы аша үтә алса, ул аны минеке дип кабул итсә, шул вакытта өмет булачак, – диде ул.

Соңгы арада халыкның бу уңайдан активлашуын, кызыклы фикерләр белән килүен дә әйтте Милли шура рәисе.
– Без барлык тәкъдимнәрне дә кабул итәргә әзер. Барысын да караячакбыз. Фикерләрнең төплеләре, тирәннәре дә бар. Кабул итәргә мөмкин булганнарын стратегия проектына кертәбез, – диде ул.

Васил Шәйхразыев эшче төркемнәргә керергә теләүчеләргә дә ишекләрнең ачык булуын әйтте.
– Ләкин бу чыннан да эшләр өчен булырга тиеш, чөнки стратегияне без үзебез өчен кабул итәбез. Стратегиянең дүрт юнәлеше буенча эшче төркемнәр булдырылачак. Аларның җитәкчеләрен билгеләп, проект өстеннән ныклап эшли башлаячакбыз, – дип белдерде ул.
Васил Шәйхразыев белдергәнчә, стратегия проекты татар җәмәгатьчелегенә быел июнь аенда Изге Болгар җыенында тәкъдим ителәчәк. Ә аны кабул итү 30 августта – Республика көнендә дип планлаштырыла.

Чыгыш ясаучылар арасында Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да бар иде. Ул иң элек бу очрашуга килгән һәр кешене сәламләде.

– Милләтебез үсеше стратегиясенә килеп җиткәнбез икән, моны Аллаһының рәхмәте дип санарга кирәк. Шушында без динебезнең, милләтебезнең ныклыгын, гореф-гадәтләребезнең саклануын да чагылдырырга тиеш булачакбыз, – диде ул.
КФУның халыкара багланышлар институтында кафедра мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Раил Фәхретдинов әлеге документның күптән кирәклеген әйтте.
– Минем фикеремчә, бу документ зур булырга тиеш түгел. Татар халкының төп идеяләрен чагылдырган ике-өч битлек документ итеп күрәм аны. Киләчәктә эшче төркемнәр төзеп, төп программалар кабул итәргә кирәк. Шуның төп максаты, беренчедән, татар халкының бердәм булуы. Икенче максат – татар телен саклау, – диде ул.
Язучы Фәүзия Бәйрәмованың чыгышы иң истә кала торган, иң дулкынландыргычы булды ул көнне.
– Бу стратегия моннан 30 ел элек кабул ителергә тиеш иде. Декларация кабул ителүгә бу стратегия дә кабул ителгән булса, без бүген дин юк, тел юк, дип елап утырмас идек. Ләкин соң булса да, уң булсын. Стратегия ул – зур әйбер. Бу әле Россиядәге бер милләттә дә юк, – диде ул.

Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, милли үсеш стратегиясе эскизына татар дәүләтчелеге идеясе кертелергә тиеш. Шулай ук ул дин мәсьәләсе дә йомшак куелган дип саный.
– Дин ул – гаделлек, югары әхлак, мәгърифәт. Милли рух булмаса, милләт тә бетә. Аңа барысы да – мәгариф тә, тарих та керә. Әгәр шуны уйлап таба алабыз икән (ә ул бездә бар), без милләтне саклап кала алачакбыз, – диде ул.
Моннан тыш, милли мәгариф системасына да зур игътибар бирелергә кирәклеген, әлеге стратегияне тормышка ашыру дәүләт өстендә булырга тиешлеген әйтте.
– Мин башта стратегия эшенә кушылмадым, уйнап кына йөриләр болар дип уйладым. Аннан карыйм (интернеттан карап барам, очрашуларны күзәтәм): тукта әле, бәлки бу соңгы шанстыр? Бәлки бу татарның соңгы талпынышыдыр? Бәлки 7 миллион татар халкы шушы стратегия тирәсендә берләшер дип, мин катнашырга булдым бу эшкә. Әгәр татар кешесе милләткә бармак башы хәтле генә булса да файда эшли икән, мин аның аяк астына йөрәгемне куям. Милләт кенә исән калсын. Телебез, динебез булсын, – дип ялкынлы чыгыш ясады Фәүзия апа.

Чаллы

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading