Шәһри Казан

Boeing 737-500 авиалайнерының Казан аэропортына төшкәндә һәлакәткә очравына дүрт ел булды

Казанда Боинг-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар. Әлеге уңайдан бүген «Казан» халыкара аэропортында матәм митингы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары катнашты.

Митинг аэропорттагы мемориаль комплекс территориясендә оештырылды. Чарага җыелган кешеләр фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды һәм һәлак булганнарның исемнәре язылган мемориалга чәчәкләр куйды, дип хәбәр итә Татар-информ.

Шунысын да искәртик: фаҗига 2013 елның 17 ноябрендә «Казан» халыкара аэропортында килеп чыкты. «Татарстан» авиакомпаниясенең Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшеп утырган вакытта һәлакәткә юлыкты. Мәскәүдән Казанга кайтып килгән барлык кешеләрнең дә (44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) гомере өзелде.

Реклама

Әлеге факт буенча Дәүләтара авиация комитеты тарафыннан тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәләренә таянып, очышларның иминлеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Фото: Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • 16 января 2018 в 13:16
    Ник өйдә утырасыз, бабайлар?
    Казанда «Тормышны яратучылар» («Жизнелюб») клуб­ларына 5 меңнән артык кеше йөри, шуның 80 проценты – хатын-кызлар.
    95
    0
    1