16+

Болгар белән Зөя Туристларны җыя

Җәйне өзелеп көтәбез инде. Кышкы төннәрдә күпләрнең төшләренә кереп йөдәткән диңгез шавын тыңлар, комлы ярларда кызыныр чак бит ул. Әмма чит илләргә барып гыйбрәт кенә алырга ярый, ә җан тынычлыгы белән ял итәр өчен, үз илеңнән дә яхшысы юктыр барыбер.

Болгар белән Зөя Туристларны җыя

Җәйне өзелеп көтәбез инде. Кышкы төннәрдә күпләрнең төшләренә кереп йөдәткән диңгез шавын тыңлар, комлы ярларда кызыныр чак бит ул. Әмма чит илләргә барып гыйбрәт кенә алырга ярый, ә җан тынычлыгы белән ял итәр өчен, үз илеңнән дә яхшысы юктыр барыбер.

Россия үзе дә, халкының акчасы читтә түгелмәсен өчен, зур тырышлык куя. Хәзер без күптән түгел генә Олимпия һәм паралимпия уеннары гөрләп үткән үз Сочиебызда да ел әйләнәсе рәхәтләнеп ял итә алабыз. Чит илләргә без барырга түгел, башка илләрдән бирегә килергә тиешләр хәзер. Мондагы уңайлылыкларны, Сочидагы хозурлыкны - түбәсендә кар яткан тауларның итәгендә үк чәчәкләр үсеп утырган урыннарны күреп киткән кунакларның кабат бирегә киләселәре килеп кенә торачак әле. Теләсәң, тау чаңгысында шу, тирләп китсәң, суга чум! Инде менә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйткәндә, элеккеге СССРның иң яхшы урыннарының берсе булган Кырым да Россиянеке булды. Димәк, үз илебездә дә ял итәр урыннар, коеныр диңгезләр артты.
Туристларны җәлеп итү дигәндә Татарстан да читтә калмый, билгеле. Бу эшкә бик зур игътибар бирелә. Узган җәйдә Бөтендөнья студентлар Уеннары уздырган, беркайда булмаган аквапаркларга ия гүзәл Казаныбызны килеп күрергә теләмәгән кеше бармы икән?! Борынгы Болгары белән Зөя утрау-шәһәрчеге генә дә ни тора бит аның! Туристлар агымы елдан-ел арта бирегә. «Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасының кичә Казан Кремлендә уздырган Попечительләр советы утырышында да нәкъ менә туристларны җәлеп итүнең яңа юллары турында сөйләштеләр. Утырышта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, фондның башкаручы директоры Татьяна Ларионова фондның 138 миллион сум хәйрия акчаларын ничек файдаланганлыгы турында хисап та тотты. Соңыннан ТРның Дәүләт Киңәшчесе, фондның Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, хәйрия акчаларын максатчан куллануның мөһимлеген ассызыклап: «Кешеләр хәйрия фондына 5 сумнан алып миллион сумга кадәр акчаларын кертәләр. Аларны максатчан, бары тик максатчан гына кулланырга кирәк. Бу - бик мөһим. Әлеге масштаблы эштә бер кашык дегет булырга тиеш түгел!» - дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading