16+

Болгар җыенында 40 меңнән артык кеше катнашты

Болгар җыенында 40 меңнән артык кеше катнашты

Бүген Болгар шәһәрендә изге Болгар җыены уза. 922 елда Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар белән берлектә Болгар ислам академиясен карап чыкты. Уку йортында барлыгы биш кафедра эшләячәк. Гарәп теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты кафедралары һәм башка аудиторияләр булачак.

Академия белән танышып чыккач, рәсми затлар китапханәдә Россия Федерациясе һәм чит илләрнең мөселман руханилары белән эшлекле очрашуында катнашты. Президент шулай ук "Кол Гали" кунакханә комплексының төзелеш мәйданчыгын, "Ак мәчет" комплексын карап чыкты.

- 922 елда безнең бабаларыбыз Ислам динен хөкүмәт дине буларак кабул иткән. Шушы җирлекне хәзер күтәрәбез. Әле "Кол Гали" кунакханәсен карап кайттык. Анда бик матур төзелеш эшләре бара. Быел тәмамлап булмасмы икән, дип уйлыйбыз. Бер ел элек Болгар ислам академиясенә нигез салынды. Бүген аның эшен ни рәвешле 1 сентябрьдә башлап җибәрү тутында сөйләштек, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, безнең бабаларыбыз шушы җирне, динне сайлаган икән, без традиция, гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Соңгы елларда "Яңарыш " фонды ярдәмендә саллы эш башкарылды.

Рөстәм Миңнеханов зур акчалар керткән иганәчеләргә, Минтимер Шәймиевка, Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде.

- Болгар шәһәре - теләсә кемне чакыра алырлык Татарстанның искиткеч җиренә әверелде. Иң мөһиме - бу эшләр барысы да ихлас күңелдән алып барыла. Бу дини тәгълиматчылар үзәге булырга тиеш. Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган, - диде Президент.

Көндезге сәгать 12 дә Җәмигъ мәчетендә Өйлә намазы укыдылар. Изге Болгар җыенында, шулай ук, Kazansummit 2017 форумына җыелган дин әһелләре катнашты.

Болгар җыенында барлыгы 40 меңнән артык кеше катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading