Казанда кыш башыннан 334 мең тонна кар чыгарылган, автомобиль юллары чиста. Ләкин тротуарларда тоташтан диярлек бозлавык хөкем сөрә.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов мэриядә узган киңәшмәдә: «Көн саен 552 кеше тротуарлар җыештыра», - диде. Әмма түрәнең бу сүзләре бер дә ышандырмый шул. Башкалада соңгы 2-3 атнада кар, гомумән, яумады. Меңнәрчә кеше таптый торгач, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышлары хәтәр бозлавыкка әверелде. Автобуслар туктый алмыйча 50-60 сантиметр шуып бара.
Эш төшеп, Азино тарафларына барырга туры килгән иде. «Казан-1» тимер юл вокзалы - «Кояшлы шәһәр» трамвай маршрутының Көньяк трасса һәм Җиңү проспекты өлешләрендәге тукталышлары кардан да көрәлмәгән хәтта. Трамвайга бозланган «тау»дан төшеп керәсең.
Җиңү проспекты белән Академик Глушко урамы киселешкән чаттан ук хуҗасызлык күзгә ташлана. Халык трамвай тукталышыннан Глушко урамына бозлавыклы «кәҗә сукмагыннан» узарга мәҗбүр. Тротуарлар юньләп җыештырылмаган.
Академик Глушко урамы белән Тыныч урамы киселешендәге чатта хәлләр тагын да яман. Күз алдымда укучы балаларның икесе бозлавыкта егылды. Академик Глушко урамындагы бозлавыклы чат - бала арбалы хатын-кызлар өчен үтә алмаслык киртә. Шунлыктан алар автомобиль юлыннан барырга мәҗбүрләр.
Шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, Казанда көн саен бозлавыкларда егылып, төрле авырлыкта имгәнүләр алып, 30лап кеше травматология пунктларына мөрәҗәгать итә икән.
Казандагы хуҗасызлык мисаллары турында административ техник инспекция идарәсенең 222-03-03 «кайнар элемтә» телефоны аша хәбәр җиткерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар