Шәһри Казан

Бәрәңге сабаклары өшеде, нишлик икән?

Газетабызга Питрәч районыннан Гөлфинур апа шалтыратты. Бәрәңгеләре иртә тишелеп, сабакларына кырау суккан икән. Хуҗабикә аптырап калган. «Әллә инде бакчага янәдән симәнә төртеп чыгаргамы икән», – дип хафалана.

– Безнең бәрәңге генә өшеде. Күршеләрнең йөзем үсентеләрен, парниктагы помидор, кыяр, борыч үсентеләрен кырау алган. Бер төн эчендә бөтен бакча, күпме хезмәт юкка чыкты, – ди Гөлфинур апа.

Бакчачы Фарсель абый Зыятдинов исә хуҗабикәгә артык борчылмаска кушты.
– Бәрәңгегә ашлама бирсәң, җәй дәвамында яхшылап тәрбияләсәң, үсеп китә ул. Моның өчен бик күп тырышлык кына кирәк. Хәзер кыраулар булмастыр инде. 25-26 майлардан соң бик сирәк, 20-30 елга бер генә була ул андый суыклар. Бәрәңгенең ботаклары үсеп китсен өчен, мочевина белән ашларга, ян-якларын өяргә, тамырын кәтмән белән йомшартырга кирәк. Яңгырлар явып тора, ашлама, туфракка сеңеп, үсемлек өчен файда китерәчәк. Бу ысул бәрәңгене күпләп үстермәүчеләр өчен кулай. 30ар сутый бакча тотучыларга әлеге алым авырга туры киләчәк, – ди танылган бакчачы.
Фарсель абый, бу очракта катнаш ашламалар да ярдәмгә килә, ди. Моның өчен нитроаммофосканы 1 квадрат метрга 2 аш кашыгы сибәргә кирәк. Суга салган очракта, 2 аш кашыгы ун литр суга туры китереп эшлисең.
– Әчегән сыер тизәге дә бик кулай. Ярты литр яңа сыер тизәген 10 литр суга салып әчетәбез. Аннан алты өлеш су кушып, 1 квадрат метр җиргә сибеп чыгабыз. Иң мөһиме, бәрәңгенең тамырлары нык булсын. Тамыры яхшы булса, бәрәңге дә уңыш бирәчәк. Безнең бәрәңге әле борын төртеп кенә килә. Кырауга эләкмәде. Вакытында гына утырттык, – ди Фарсель абый Зыятдинов.

Реклама

- Бәрәңге өшемәсен өчен, кайбер кешеләр буразнага салам, агач чүбе җәеп чыгалар. Болай эшләгән очракта, салкыннар яшь сабакларга куркыныч түгел, салам белән агач чүбе дә киләчәккә ашлама булачак. Ләкин бу ысул бәрәңге үсешен бераз акрынайта.

- Кырау төшкәннең икенче көнендә бәрәңгене казып алырга ярамый, ике-өч көн көтәргә кирәк. Югыйсә, бәрәңге озак сакланмаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: