Шәһри Казан

Бәрәңгене кайчан алырга?

Берөзлексез яуган яңгырлар урып-җыюга гына комачаулап калмыйча, бәрәңгесез дә калдырмагае дип шикләнә авыл халкы. Бәрәңге чире – фитофтора керә калса, эшләр харап. Бәрәңге авыл кешесенең куанычы да, юанычы да бит ул.

Сабыр итегез

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты белгече Фәния Җамалиева сүзләренчә, быел бәрәңге аерым хуҗалыкларда да, эре хуҗалыкларда да уңды. Бигрәк тә урта һәм соң өлгерешле сортлы бәрәңгеләр.

– Иртә өлгерешле бәрәңгеләргә үсү өчен шартлар булмады, салкын һәм коры булды. Ә менә июльдә һәм августта яуган яңгырлар соң өлгерешле сортлар өчен бик кулай иде. Көннәр бик җилле дә булганга, дымны җил киптереп торды дияргә була. Ә түбән урыннар өчен яңгырлар чынлап та артыкка китте шул. Әмма фитофтора таралды, дип зарланучылар әлегә юк дәрәҗәсендә. Авыру билгеләре күренә дип, Лаеш­тан һәм Сабадан шалтыраттылар. Анда барып җиткән юк, күрмәгәч, әйтеп булмый. Аннары башка авырулар да бар бит, аларны да фитофтора дип ялгышалар, – ди ул.
Белгеч бәрәңге сабагы яшел булса, шуның өстенә туфрак та дымлы торса, казып алырга иртәрәк әле дип, сабыр итәргә куша. Сабагы саргая башлагач кына алу дөрес була. Сабакны чапканнан соң, җиде-ун көн казымый торырга кирәк икән. Бу вакыт эчендә бәрәңге ныгый гына. Фитофтора билгеләре шулай да күренсә, сабагын чабып алыгыз. Югыйсә авыру бүлбеләргә төшә.

Бакча өстен күзәтегез

Соңгы елларда бик күпләр бәрәңгене август ахырында ук казып ала башлады. Танылган бакчачы Франс Хәлиловтан без бәрәңгене кайчан алганда яхшы, бигрәк тә быелгы яңгырлы җәйдән соң авыру таралганчы алыргамы, юкмы икән дип сораштык. Аның сүзләренчә, хәзер күп кеше бәрәңгенең иртә өлгерә торган сор­тын утырта, шуңа да аны хәзер казып алу куркыныч түгел.
– Ә менә бик күптәннән утыртыла торган Лорх сортын без кар ява башлаганда да алганыбыз бар, чөнки ул соң өлгерә торган сорт. Бәрәңгене казып алыргамы-юкмы икән дип баш ватсагыз, бакчагызга чыгып карагыз. Сабакларның 50-60 проценты сары төскә керә башлаган булса, казырга мөмкин. Аннары бәрәңге кабыгын баш бармагыгыз белән сыдырып карагыз, җиңел сыдырылса, әле җитешмәгән дигән сүз. Кабыгы каты булса, авыр сыдырылса, алырга була, – ди ул.

Без шалтыраткан көнне Франс абый бакчага чыгып, бәрәңге казып караган, дөресрәге, казырга дип чык­кан булган, буш чиләген кире тотып кергән. Бәрәңгеләр суда утыра икән.

Реклама

– Дымлы һава, яңгырлар бәрәңге авыруы барлыкка килү өчен менә дигән шартлар инде ул. Әгәр дә бәрәңге сабагы коңгырт төскә кереп карала башласа, чир эләктергән дигән сүз. Аны алып, бакчадан читкә чыгарып ыргытырга кирәк. Югыйсә фитофтора спорасы яңгыр белән туфракка, туфрактан бүлбеләргә төшә. Каралган сабаклары сирәк булса, бер процентлы бакыр купоросы яки бордос сыекчасы белән эшкәртегез. Бәрәңгенең сабагын алып, казымый торыргамы дип сорыйлар. Әгәр дә мондый дымлы көннәр торса, фитофтора таралмасын өчен, чабып алуга ук казуың хәерле. Алдагы бер атнада көннәр коры матур торасын белсәң, өстен чапкан килеш тотсаң да ярый, – дип киңәш итте бакчачы.

Бәрәңге алырга бер ай вакыт бар

Теләче районының Үзәк авылында яшәүче уңган бакчачы Нәкыйф абый Шәрәфиев исә кайберәүләрнең бәрәңге сабаклары карала да башлаган, ди. Бакчада каралган сабаклар берән-сәрән генә күренсә, ул да бакыр купоросы эремәсе сибәргә куша.
Нәкыйф абый үзе бәрәңгене сентябрь аенда алу ягында. Бәрәңгегә ныгыр өчен әле бер айлап вакыт бар, бакчага сентябрь урталарында гына чыгачакбыз, ди ул. Аларның бәрәңге сабаклары әлегә ямь-яшел, рәхәтләнеп үсеп утыралар икән. Яңгырның да зыяны әлегә сизелми ди.
Бакчачы фитофторадан саклану өчен бәрәңге сортын ике-өч елга бер алыштырып торырга куша. Һич югы, авылның икенче башындагы кеше белән алыштырып карагыз.

Бәрәңге алуга килгәндә, Нәкыйф абый казып алган бәрәңгене ике атналап караңгы урында җилләтеп тора. Бозылган, черегән бәрәңгеләрдән аралаганнан соң гына базга тутыра. Баз дигәннән, аны кышка ничек әзерләве турында да кызыксындык.

– Күкерт шашкасын кулланырга була. Ә мин базны күптәннән кулланган ысул белән йогышсызландырам. Чиләккә резина, күбесенчә иске галош кисәге салып яндырам. Чиләкне бау белән базга төшерәм. Янган резина анда пыскып утыра. Баздагы бакалар, тычканнар, башка бөҗәкләр үлә. Аннары бер атна җилләтеп торам. Баз түшәменә, стеналарына соскыч белән утын көле сибәм. Базы кирпечтән булган кеше известь белән агарта ала. Ул да йогышсызландыра, – дип сөйләде уңган бакчачы.

Бәрәңге сабагын Нәкыйф абый кул белән чабу ягында. Моторлы чапкыч чүп үләнен тураклап, бакча өстен чүпләп кенә бетерә, ди. Бәрәңгене алдың да, эше бетте түгел. Бакчаны сукалатасы бар. Аны Нәкыйф абый салкыннар төшәр алдыннан сукалата икән. Анда да тырмасыз гына, чөнки алай иткәндә җир кантарланып кала. Көзге, язгы кар сулары туфракка сеңеп барачак.
– 25-27 см тирәнлектә сукаларга кирәк, чүп үләннәре дә, зарарлы корткычлар да өскә чыгып калсын. Тракторчы ягулыгын жәлләп, техникага авырга туры килмәсен дип, гадәттә бик сай сукалый. Карап-тикшереп торыгыз, тирән сукаласын, – дип, киңәшләрен бирде ул.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 август 2019 - 21:11
    Без имени
    резин ягу зыянлы - концероген