Ходай бирмеш һәр көнне Казанның әле бер, әле икенче урамы «бөке»ләнә дә тора. Тизлек таләп итә торган, кешеләрнең һәр минуты исәптә булган бу заманда бер чакрым араны бер дә икешәр-өчәр сәгать өстерәләсе килеп тормаса да, түзәргә туры килә. Тиешле җиреңә метро белән барып җитешле булса, бәхет баса, билгеле. «Бөке»дәге кеше өенә кайтып җиткәндә, метрога утырып «шуганнар» ашап-эчеп, диванга кырын төшкән була инде.
«Бөке»ләр куркып торсын
Казанны үстерүнең 2020 елга кадәрге генераль планы кабул ителгән булса да, «бөке»ләр белән көрәштә яңа алым кулланып карамакчылар. Казанга юл хәрәкәтен оештыруны тамырдан үзгәртергә тәкъдим итәләр. Ходай кушып, берзаман Казаныбыз Россия күләмендә юл хәрәкәте иң яхшы оештырылган шәһәргә әйләнмәгәе әле. Татарстан Премьер-министры киңәшчесе Нәзир Киреев Казан юлларындагы «бөке»ләр белән көрәштә үзе укыган һәм еш булгалаган ил - Япония алымын тәкъдим итә.
Асылы светофорларсыз һәм бер яклы гына хәрәкәттәге әллә ничә полосалы үтәли магистральләрне тәшкил иткән чишелеш булдыруның кызыктыргыч ягы шунда - бернинди йортларны, биналарны да сүтәргә кирәк булмаячак һәм шәһәрнең гамәлдә булган юллары сакланып калачак. Казан географиясе әлегә мондый үтәли юллар төзелешен рөхсәт итәр хәлдә.
«Бизнес Онлайн»га биргән интервьюсында Нәзир Киреев үзенең башка бик күпләр кебек руль артында йөрүче һәм көн саен «бөке»ләргә эләгүче булуын әйтә. Юллардагы машина тыгылышлары кыенлыгыннан чыгуда үзенә билгеле булган дөнья тәҗрибәсеннән файдаланып карау мөмкинлеге турында шунда утырганда уйлана башлагандыр ул. Казанда юллардагы хәрәкәтне җайга салу буенча бик күп эшләнгәне кемгә дә күренеп торырлык, элеккеге белән чагыштырганда, үзгәрешләр җир белән күк арасы. Казанны җиде-сигез ел күрми торучылар шәһәрнең үзен дә, шул исәптән юлларын да танымый хәзер. Тик шулай да, тик шулай да... «Бөке»ләр бетеп җитми әле. Кайбер оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар, аерым алганда светофорлар эше ритмын көйләү, шәһәр районнарына машиналарны, номерлары так яки җөп санлы булуга карап, атнаның аерым көннәрендә генә кертү яки машина белән билгеле бер урынга барып җиткәч, шәһәр транспортына күчеп утыру мөмкин булсын өчен, машина кую урыннары зонасы булдыру кебекләр чикле нәтиҗә генә бирергә сәләтле. Юл хәрәкәтен уңай якка тамырдан үзгәртә торган чишелешләр кирәк. Киреев нәкъ менә шундыйны тапкан да инде. Казан юлларының машиналарны үткәрү сәләте тәүлекнең күп өлешендә бик кысылган. Юлларда машина күп булмаганда да йөрү уңайлы түгел - светофорлар күп. Бу хәлдән бары светофорларсыз, бер яклы хәрәкәттәге һәм бик күп полосалары булган тизйөрешле үтәли юллар төзеп кенә чыгарга була. Идеяне хуплап та, аны гамәлгә ашырырга тиз арада акча табылмаса, трассага дигән җирләрне ничек тә, капиталь корылмалар төзергә юл куймыйча, саклап торырга туры киләчәк.
Күк юллары сикәлтәсез...
«Бөке»ләрдән, гадәттә, юл боҗралары төзеп котылмакчы булалар. Болай эшләгәндә, юллар берникадәр бушый, әмма юлга киткән вакыт бик озыная. Хәзер күп кенә илләрдә мондый боҗралардан баш тартып, светофорсыз туры юлларга күчеп баралар. Мисалга, Токиода бездәге Идел буе һәм Киров районнары аралыгындагы урыннарда диагональ буенча махсус магистральләр төзелгән. Галәмәт зур җир өсте магистральләре буйлап машиналар бер тоткарлыксыз чабалар. Анда җир өстеннән 50 метр һәм аннан да биегрәк итеп төзелгән юл чишелешләре - хайвейлар бар. Алар буйлап шәһәрнең иң читтәге районына да 15-20 минутта барып җитеп була. Ә бездәге хайвей Казансудан Идел буе районына кадәр булырга тиеш. Бу юлдан җилдерү хәтта метро белән барудан да тизрәк булачак икән.
Токио юлларының, өслеге яңа гына салынган булмаса да, гел каралган-төзекләндерелгән хәлдә булуы да игътибарга лаек. Юл өчен җаваплы чиновниклар ай саен үзләре карамагындагы юлларга чыгып, барлык ярылган-кителгән урыннарны видеога төшереп йөргәнгә шулай ул. Ярыкны ярык вакытта ямау белән бездәге кебек машина көпчәге төшеп китә торган чокыр булгач ямауның аермасы зур шул. Эшне мондый тәртиптә алып баруга чыгым күп китми, юллар да һәрчак төзек. Өйрәнергә лаеклы тәҗрибә, уйласаң.
* * *
2009 елның җәендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары, республиканың баш архитекторы Ирек Фәйзуллин әлеге чишелешне төзү буенча проект эшләре тиз көннәрдә тәмамланып, көзгә аны төзи башларга тиешләр дип белдергән иде. Казандагы күп кенә башка «элмәкләр»дәге кебек, машиналар хәрәкәте аннан да Универсиада алдыннан башланырга тиеш иде. Әмма студентлар уеннарына кадәр дә, аннан соңгы елда да бу урында бернинди төзелеш тә башланмады. Онытылганга саналса да, бу чишелешнең Казгражданпроект тарафыннан башкарылган проекты чүп чиләгенә очмаган, алай гына да түгел, гамәлгә ашырылырга җыена. Димәк ки, элеккеге «Акчарлак» рестораны янында өч катлы транспорт чишелеше төзеләчәк.
Эксперт фикере
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше кафедрасы мөдире Александр Дембич юл чишелешләрен төзүне бик кыйммәткә төшә торган рәхәтлек дип саный. Шулай булмыйча, бер чишелешне төзер өчен бер ярымнан алып өч миллиардка кадәр акча таләп ителә бит. Шәһәргә, мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен, тиз арада гына шундый зур сумманы табу авыр. Әмма биредә юл чишелеше ясау да бик мөһим. Мондый төзелешне юл хәрәкәтен берникадәр чикләмичә генә башкару мөмкин түгел, әмма юлларны тулысынча япмаячаклар. Төзелешне исә бик тиз тотарга, ә моның өчен даими һәм җитәрлек күләмдә акча кирәк. Төзелешкә бюджетта акча табылу белән керешәчәкләр. Бер елда аны төзеп бетерергә мөмкин булыр төсле ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар