16+

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды «Түгәрәк уен» халыкара татар фольклор фестивале белән төгәлләнде

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды «Түгәрәк уен» халыкара татар фольклор фестивале белән төгәлләнде

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды "Казан Кремле" музей-тыюлыгында зур фольклор бәйрәме белән төгәлләнде.
«Түгәрәк уен» халыкара татар фольклор фестивалендә ниндидер рәсми ачылу тантаналары каралмаган иде. Бөтен Казан Кремле территориясендә - буеннан буена - унике мәйданчыкта фольклор чаралары урын алган. Биредә музыка уен кораллары мәйданчыгы да, такмак әйтешүләр дә, җыр, бию, уен, йолалар мәйданчыклары да бар иде. Шулай ук төрле чигүләрдән башлап, май язуга кадәр мастер-класслар да оештырылган.

"Фестивальдә 800 кеше катнаша. Россия регионнарыннан һәм өч чит илдән - Польша, Литва һәм Белоруссиядән коллективлар килде. Татарстаннан 22 коллектив катнаша, - диде Традицион мәдәниятне үстерү республикасы үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Чит ил коллективлары быел беренче тапкыр килде. Әлеге ансамбльдә катнашучылар татар телендә бик сөйләшмәсәләр дә, ниндидер җыентыклардан татар җырлары табып өйрәнгәннәр. Алар, үзләренең татар икәнлекләрен танып, татарлыкларын үз җиренләрендә күрсәтәләр".

Төрле мәйданчыкларда Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләренең фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

Омск өлкәсенең Тара шәһәренең "Нур" ансамбле катнашучылары музей экспонаты булган май язу килесе алып килгәннәр. Мәдинә Рахманкулова май язу серләрен өйрәтеп кенә калмыйча, кунакларга йомшак икмәккә ягылган атланмай да тәкъдим итте.

Оренбургның Әсәкәй авылыннан "Чишмә" фольклор ансамбле артисты Мәсгудә Галиуллина Казан кунакларын тамбурлы чигешкә өйрәтә. Ул кульяулыклар, алъяпкычлар һәм бит яулыклар чигүе турында әйтте, Оренбург татарларының сөлгене "бит яулык" дип атауларын аңлатып үтте. "Минем әнием бик чигә торган иде. Миңа балачакта күлмәк чигеп кидерткән. Ул күлмәк кечерәйгәч тә, бик борчылганмын. Әлегәчә күлмәк чигеп кия алмыйм. Әмма фольклор алъяпкычлар чигәм", - дип сөйләде ул яраткан шөгыле турында. Ансамбль туксанынчы елларда беренче тапкыр Казанга килер алдыннан бөтен кызларны чигәргә өйрәтүен, берсеннән-берсе уздырып алъяпкычлар чигүләрен искә алды. "Чигү эше татар кызларының канында ул", - дип горурланып өстә куйды Мәсгудә Галиуллина. "Мин сату өчен дип эшләгәнем юк, бүген бик ялынып бер эшемне сатып алып киттеләр", - диде ул.

Халык һөнәрчелеге товарлары да бүген яхшы сатылды - Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатларына татарның төрле этнотөркемнәренең фольклоры белән танышуга өстәп, татар сувенирлары алу мөмкинлеге дә тудырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading