Шәһри Казан

Бу атнага фараз: +1 градус җылы, җепшек кар һәм кан басымын «уйната» торган антициклон

Бу атна ахырында Татарстанда һәм Казанда һава температурасы 0 градуска кадәр менәчәк, дип фаразлый география фәннәре докуторы, КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

"Бүген иртән КФУ метеостанциясендә 8,8 градус суык булуы теркәлде. Әлегә һава торышың Себер антициклонының төньяк перифериясе билгели. РФ гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, пәнҗешәмбе көннән Татарстанда һава торышын көньяк-көнбатыштан килгән циклон билгеләячәк һәм һава температурасы җылыначак", - дип билгеләп үтте ул.

Реклама

14 февраль көнне һава температурасы 1 градус җылыга кадәр менәчәк. Ялларда 0-1 градуска кадәр суытачак, җепшек кар көтелә дип фаразлана.

Татар-информ


Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: