16+

Бу да булдымы бүләк?

Өй түрендәге чыршыдан, аңа эленгән матур-матур уенчыклардан, фейерверклардан, бәйрәм табыныннан тыш безнең кәефебезне тагын нәрсә күтәрә? Әлбәттә инде, бүләкләр. Аны алган кешеләр генә түгел, бүләк бирүчеләр үзләре дә моңа сөенә, чөнки, миңа калса, бүләк бирү күпкә күңеллерәк тә. Психологлар әйтмешли, бүләк ул кешегә карата мөнәсәбәтне чагылдыручы символ да икән әле....

Бу да булдымы бүләк?

Өй түрендәге чыршыдан, аңа эленгән матур-матур уенчыклардан, фейерверклардан, бәйрәм табыныннан тыш безнең кәефебезне тагын нәрсә күтәрә? Әлбәттә инде, бүләкләр. Аны алган кешеләр генә түгел, бүләк бирүчеләр үзләре дә моңа сөенә, чөнки, миңа калса, бүләк бирү күпкә күңеллерәк тә. Психологлар әйтмешли, бүләк ул кешегә карата мөнәсәбәтне чагылдыручы символ да икән әле....

Бүләкне кем аркылы да булса бирергә тырышмагыз, ничек тә вакыт табып, үзегез тапшырып кайтыгыз. Аны бусагадан ук бирергә кирәк. Ә менә туйлар һәм офис бәйрәмнәрендә бүләкләр өчен аерым биреләчәк вакытны көтегез. Бүләкне тапшырганда котлау сүзләре, теләкләр яки һич югы җылы сүзләр әйтегез. Иң мөһиме - сөйләмегездә бүләкне сайлап арып бетүегез, аны сайлауның авырлыгы һәм бәясе турында ычкындыра күрмәгез.
Бәя дигәннән, кыйммәтле бүләкләр туганнарыгыз һәм якын дусларыгыз өчен генә урынлы булыр. Финанс мөмкинлекләре төрле кешенең төрлечә, шуңа да ул кешедә кыенсыну хисе тудырмасын. Бүләккә акчаны артык кысарга да кирәкмәс. Арзанлы вак-төяк әйберләр биреп, бүләк бирәсе кешегезгә карата хөрмәтсезлек тә күрсәтәчәксез, үзегезнең саранлыгыгызны да сатачаксыз. Бүләккә акча бирүдән дә сакланыгыз, ул туйларга яки чыгымнарга тотылачак өчен алдан ук конверт белән алу турында сөйләшкән булсагыз гына отышлы. Бүләк алырга вакытыгыз һәм фантазиягез җитмәсә, билгеле бер суммага сертификат кына тапшырыгыз. Бүләк эчендә ялгыш кына чек калдыра күрмәгез. Бүләк ошадымы-юкмы дип сорау да мәгънәсезлек булып күренәчәк.
Бүләкне курьер аша бирергә теләсәгез, кечкенә хат та языгыз. Этикет буенча аноним бүләкләр бик үк матур күренеш түгел.
Бүләкне алуга килгәндә, елмаеп рәхмәт әйтеп кабул итегез. Рәхмәтне бүләккә карап түгел, аны китергән кешегә карап әйтегез. Төргәкне, пакетны яки тартманы шунда ук ачарга кирәк. Әмма кайбер кешеләр моның киресен әйтә, чөнки ул бөтен кунаклар янында да ачып каралса һәм бәясе белән башкалар биргән бүләктән нык аерылса, калганнар үзләрен уңайсыз хис итәчәк. Шуңа да бүләк биргән теге яки бу кешенең сез бүләк биргән вакытта аны нишләткәнен искә төшерегез. Шул вакытта ук ачып карадымы, әллә рәхмәт әйтеп, алып куйдымы? Бу очракта ул ничек эшләгән, сезгә дә шулай эшләргә кирәк. Исегезгә төшерә алмасагыз, бүләк бирүченең холкын, темпераментын, аның нинди яшьтә булуын күз уңында тотып хәл итегез.
Чәчәк бирсәләр, букетны сулы вазага утыртыгыз, ул каядыр шунда ятып калса, аны биргән кешегә карата хөрмәтсезлек була. Конфет тартмасы, шәраб бирсәләр, башкалар да сыйлансын өчен, аны өстәлгә куегыз.
Шуны да онытмагыз: бүләкне алганда «нишләп акчагызны әрәм итәсез инде?», «нишләп шундый кыйммәтле бүләк алдыгыз?» яки «рәхмәт, минем бөтен әйберем дә бар бит» дип әйтү этикетка каршы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading