16+

Буеңа карап... армиягә озаталар

Ә сез белә идегезме: егетләрне армия­гә «линейка» белән үлчәп җибәрәләр икән бит! Киләчәктә кайсы частьта хезмәт итәчәгең дә буй озынлыгыңа бәйле. Әйтик, озынлыгың 1,80 метр булса, төенчекләреңне Преображенский полкына әзерли аласың. Илнең беренче дәүләт хезмәткәрләрен саклаучы Президент полкына буй озынлыгы 1,75 метр булуы шарт. Әлбәттә, сәламәтлегең дә «биш­ле»лек, хәрбиләрчә әйт­сәк, А1 категориясендә булуы шарт. Ил буенча җентекләп сайланган, Россия армиясенең хәрби элитасы булган полкларда кемнәр хезмәт итә икән соң?

Буеңа карап... армиягә озаталар

Ә сез белә идегезме: егетләрне армия­гә «линейка» белән үлчәп җибәрәләр икән бит! Киләчәктә кайсы частьта хезмәт итәчәгең дә буй озынлыгыңа бәйле. Әйтик, озынлыгың 1,80 метр булса, төенчекләреңне Преображенский полкына әзерли аласың. Илнең беренче дәүләт хезмәткәрләрен саклаучы Президент полкына буй озынлыгы 1,75 метр булуы шарт. Әлбәттә, сәламәтлегең дә «биш­ле»лек, хәрбиләрчә әйт­сәк, А1 категориясендә булуы шарт. Ил буенча җентекләп сайланган, Россия армиясенең хәрби элитасы булган полкларда кемнәр хезмәт итә икән соң?

Уналтынчы ноябрьдә, Казан шәһәренең «Патриот» хәрби хәзерлек үзәгендә, Татарстан егетләрен тантаналы рәвештә Президент, Преображенский һәм Семеновский полкларына озаттылар. Солдат гадәте шулкадәр тиз керә дип һич кенә дә уйламаган идем. Егетләр, әле хәрби ант бирмәсәләр дә, инде үзләрен хәрбиләрчә тота башлаган. Сүзләрен дә чын офицерлар кебек үлчәп, чамалап кына сөйлиләр. Чаллы егете Алексей Ивыгин белән Казан егете Андрей Кузнецов үзләре дә илнең иң дәрәҗәле Президент полкына хәрби хезмәткә баруларына ышанып бетә алмыйлар. Алексей армиягә югары уку йортын тәмамлап бара, аңа – 22 яшь.
– Башта безнең республикадан 30 кешене сайлаганнар иде. Хәзер менә унау гына калдык. Кечкенәдән футбол белән шөгыльләндем. Спортны бик яратам. Сәламәтлегең яхшы булса, үткәнең криминал белән бәйле булмаса, Президент полкына эләгү авыр эш түгел ул, – ди егет.
«Хәрби хезмәттән качып та була бит!» дигән сүзләремне гомумән кабул итмәде ул.
– Мин дөреслек яклы, армиядән качу турында бөтенләй уйламадым. Хезмәт итәргә саулыгым бар икән, нигә «авырыйм» дип башкаларны да, үзеңне дә алдап йөрергә?! Бу дөрес әйбер түгел, – дип аңлатты Алексей.
Андрей исә Президент полкы турында электән үк белгән. Хәрби комиссариатта да аның турында бик күп мәгълүмат җыйган. Тимераякта йөгерү буенча спорт мастеры кандидаты булуы да егеткә иң яхшылар рәтенә керергә ярдәм иткән.
– Һәр кеше туган иленә бурычын кайтарырга тиеш. Президент полкында хезмәт итүем минем өчен генә түгел, гаиләм өчен дә зур горурлык. Армиядә хезмәт иткәннәрне эшкә дә бик теләп алалар, – ди 20 яшьлек Казан егете.

Егетләр, чыннан да, җиде кат иләк аша узган. Татарстанның баш хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, буйларны үлчәү – әле беренчел, иң җиңел этап кына.
– Өч полк өчен дә егетләргә таләпләр бер төрле. Буйлары нормага туры килергә тиеш. Йөзендә, тәнендә җөйләр, татуировкалар, сөйләмендә дефект­лар булмаска тиеш. Сайлап алганда, без әти-әни тәрбия­сенә, нинди гаиләдән булуына да зур игътибар бирәбез.
Бу полкларга сайлау ярты ел алдан башлана. Бездән соң аларны шул полк офицерлары үзләре тикшерә, күзгә-күз очрашып сөйләшә. Бу безнең хәрби элита! Алар хезмәт итеп кайтканнан соң да йөзгә кызыллык китерергә тиеш түгел. Кайткач та алар яшь буынны, балаларны тәрбияләргә булыша, армия хезмәте турында сөйли, – ди Сергей Погодин.
Быел көзге чакырылыш вакытында барлыгы 3500 кеше хезмәт итәргә китәчәк. Армиягә баручыларның 679ы югары һәр урта белемле, 153енең махсус хәрби белеме бар. Ел саен якынча мең кеше хәрби хезмәтләрен контракт буенча дәвам итә.
 Республикабызда хәрби частьларга шефлык ярдәме күрсәтү дә киң таралган. Түбән Кама районы – Преображение полкына, Чаллы шәһәре Президент полкына шефлык күрсәтә. Тиздән Кукмара районы Семеновский полкына беркетеләчәк. Хәрби хезмәткә киткән егетләрнең яртысыннан артыгы шефлык элемтәләре буенча хезмәт итә. Әлеге районнар аларны күзәтә, командирлары белән элемтәдә тора.
Шунысын әйтергә кирәк, бу полкларга егетләрне Россиянең теләсә кайсы регионыннан алмыйлар. Моның өчен төбәк тә үзен күрсәтергә, ышаныч яуларга тиеш. Татарстан бу өлкәдә дә алдынгыларны берсе.
Бүген армия сафларында хезмәт итү егетләр өчен зур дәрәҗә генә түгел, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге дә әле.
– Армиядә булмаган егетләр муниципаль, дәүләт хезмәтендә эшли алмый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгында да алар өчен ишекләр ябык. Ир-егетне эшкә алганда җитәкче барыбер армиядә хезмәт итү-итмәве белән кызыксына. Армиядә булу үзенә күрә бер зур плюс. Монда тормыш, ирләр дуслыгы дигән төшенчәләргә дә өйрәнеп кайтасың әле, – ди Сергей Погодин.
21 ноябрь көнне көзге чакырылыш буенча чираттагы солдатлар төркеме Ерак Көнчыгышка юл тотачак.

Илдар МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading