16+

Булачак пенсияне бүген дә исәпләргә була

Компьютерлашкан заманда яшибез. Өйдән чыкмый гына интернет аша коммуналь хезмәтләргә түләргә була, банкларга керсәң, эшеңне терминал аша башкара аласың. Белгән кешегә уңайлы да, тиз дә, җайлы да. Хәер, хәзер әбиcе дә, бәбиcе дә компьютерны чамалый инде. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге матбугат үзәге хәбәр итүенчә, былтыр аларның оешмасы халыкка 3,5...

Компьютерлашкан заманда яшибез. Өйдән чыкмый гына интернет аша коммуналь хезмәтләргә түләргә була, банкларга керсәң, эшеңне терминал аша башкара аласың. Белгән кешегә уңайлы да, тиз дә, җайлы да. Хәер, хәзер әбиcе дә, бәбиcе дә компьютерны чамалый инде. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге матбугат үзәге хәбәр итүенчә, былтыр аларның оешмасы халыкка 3,5 миллион дәүләт хезмәте күрсәткән. Шуларның 71 проценты электрон юл аша тормышка ашырылган.

Сүз уңаеннан, быелдан Пенсия фонды яңа электрон сервисны гамәлгә кертә: "Иминиятләштерелгән кешенең шәхси кабинеты". Ул пенсиягә чыкмаган кешеләргә үзенең булачак пенсиясе турында мәгълумат алырга ярдәм итәчәк. Әйтик, анда күпме пенсия баллары җыелганны, стаж озынлыгын күрергә мөмкин, шулай үк махсус пенсияне исәпләү калькуляторы ярдәмендә булачак пенсияңнең якынча суммасын да белергә була. Сораулар туганда, пенсия фондына мөрәҗәгать итеп барысын да ачыкларга мөмкин булачак.

Кабинет пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтында урын алачак. Дәүләт хезмәтләре порталында яки Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында теркәлү узган һәр кеше ул кабинетка керә алачак.

Фото teleport2001.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading