Әле яңа гына Казанда гөрләтеп «Төреквидение» җыр бәйгесе узган иде.
Татарстан җитәкчелегенең мәдәни аппетиты ачылганнан-ачыла бара: «Төреквидение» тәэсирләреннән айнып җитәргә дә өлгермәдек, инде Юрмалада үтә торган данлыклы «Новая волна» җыр конкурсын да Казанга «прописка»га кертик, диләр. Алай гына да түгел, «Беренче канал»дан бара торган КВНның җырлы‑моңлы төре - «Голосящий КиВиН»ны...
Әле яңа гына Казанда гөрләтеп «Төреквидение» җыр бәйгесе узган иде.
Татарстан җитәкчелегенең мәдәни аппетиты ачылганнан-ачыла бара: «Төреквидение» тәэсирләреннән айнып җитәргә дә өлгермәдек, инде Юрмалада үтә торган данлыклы «Новая волна» җыр конкурсын да Казанга «прописка»га кертик, диләр. Алай гына да түгел, «Беренче канал»дан бара торган КВНның җырлы‑моңлы төре - «Голосящий КиВиН»ны да әлеге дә баягы Юрмаладан Казанга күчерү турында сүз кузгатылды.
«Голосящий КиВиН»ны Казанга күчерү турындагы сөйләшүләр буш сүз түгел. Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, Александр Масляковның җырлы‑моңлы тамашасын үзебезгә күчерү турында сөйләшүләр башланган икән инде. Ләкин нәтиҗәләр турында сүз алып бару иртәрәк.
Алдагы саннарыбызда язганыбызча, өч көн эчендә югары уку йортларында һәм сәүдә үзәкләрендә «Яңа дулкын»ны Казанга күчерүләрен сорап, йөз мең кеше имза куйган мөрәҗәгатьне Владимир Путинга юллаганнар. Бәйгене үзләрендә уздыру өчен Сочи, Баку, Калининград һәм Кырым да көрәшә. Нәтиҗә декабрь ахырында билгеле булачак.
«Төреквидение»дә икенче урынны алып, соңгы арада Динә Гарипова сыман Татарстан халкы теленә кергән Айдар Сөләйман быел Татарстан командасы составында «Голосящий КиВиН»да катнашып кайтты. Әйтүенчә, Юрмала, чынлыкта, кечкенә генә авыл ул. Аның каравы, туристлар күп килә, ди.
- «Төреквидение», «Яңа дулкын», «Голосящий КиВин» фестивальләре халыкларны берләштерә. Әйтик, КиВиНда әзәрбайҗаннар, украиннар, без татарлар да катнаштык. Ә «Яңа дулкын»га бер катнашучы Америкадан ук килгән иде. Андый киңкүләм чараларны телевизордан күп кеше карый, димәк, конкурсны уздыра торган илләргә бу чаралар зур танылу китерә, - ди Айдар Сөләйман.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева да мондый чараларның Казанда үткәрелүенә ике куллап риза.
- Татарстанның Универсиада, «Төреквидение» кебек дөньякүләм чаралар үткәрү тәҗрибәсе бар инде. Бездә теләсә нинди өлкәгә кагылышлы чаралар үткәрерлек корылмаларыбыз бар, волонтерлык, кунакчыллык системасы да җайга салынган. Яңадан-яңа дөньякүләм чаралар Казанда үткәрелсә, бу республиканың үсешенә икътисади яктан да зур этәргеч ясаячак, - диде.
Депутат сүзләренчә, Универсиададан соң Казанга туристлар бик теләп сукмак сала башлаган. Җитмәсә, кунаклар Казан белән генә чикләнмичә, Татарстанның башка җирлекләре белән дә кызыксына.
- Татарстанлылар моңарчы телевизордан гына күргән чараларда шәхсән катнашып, үзләрен бәхетле итеп тоя алыр иде, - диде Анастасия Исаева.
Фото: Михаил Козловский
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар