16+

Булган акчаны файдалану ягын кара!

Татарстанда «ЛУКОЙЛ» җәмәгать акционерлык җәмгыяте тарафыннан үткәрелә торган конкурста катнашып 500 мең сумга кадәр грант алырга була.

Булган акчаны файдалану ягын кара!

Татарстанда «ЛУКОЙЛ» җәмәгать акционерлык җәмгыяте тарафыннан үткәрелә торган конкурста катнашып 500 мең сумга кадәр грант алырга була.

Министрлар Кабинетында узган брифингта социаль һәм мәдәни эчтәлектәге проектларның инде конкурска кабул ителә башлавы әйтелде.

– Россия Федерациясе Президенты, шулай ук Татарстан хөкүмәте грантларына да конкурс башланды. «ЛУКОЙЛ» җәмгыятенә аерым рәхмәт! Татарстанда алар 2010 елдан бирле социаль һәм мәдәни проектларга бәйге оештыра. Шул вакыт эчендә 6 меңнән артык проект кабул ителгән, шулардан 1253 проект җиңү яулаган. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен 220 миллион сумнан артык акча бирелгән, – диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова.

Министр җиңү яулаган проектларның башкарылганлыгына мисаллар да китерде. Менделеевскида инвалид балалар өчен спорт-сәламәтләндерү дәресләре оештырыла башлаган. Яңа Чишмә районында коляскадагы сәламәтлекләре чикле 59 балага бассейнда шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган.

– Казан, Чаллы, Аксубай, Яңа Чишмә, Менделеевск бик активлар, алардан 100дән артык заявка-проект керә. Ләкин Ютазы, Әлки һәм Балык Бистәсе районнары сүлпәнлек күрсәтәләр. Булган акчаны файдалану ягын карарга кирәк, – дип активлыкка чакырды Эльвира Зарипова.

«ЛУКОЙЛ» җәмәгать акционерлык җәмгыяте вәкилләре Олег Богатов белән Николай Нефедов таныштырганча, конкурс «Экология», «Рухият һәм мәдәният», «Спорт» тема-номинацияләрендә үткәрелә. Конкурста Татарстанда эшчәнлек алып баручы җәмәгать оешмалары, коммерциячел булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары катнаша ала. Искәрмә: сәяси партияләр, һөнәри берлекләр, физик затлар, коммерция оешмалары, дини берләшмәләр катнаштырылмый.

Конкурска заявка-проектларны быелның 31 июленә кадәр Казанда Петербург урамындагы 62нче йортка «РИТЭК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә, шулай ук Нурлат шәһәрендәге «РИТЭК» филиалына тапшырырга кирәк.

«Заявка-проектларны татар телендә дә бирергә буламы? Узган елларда җиңү яулый алмаган проектларны төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертеп кабат тапшырырга мөмкинме?» – дип сорадым.
– Заявкаларны татар телендә дә бирергә мөмкин, – дип җавап кайтарды министр Эльвира Зарипова.

– Татарча да мөмкин, – дип килеште Олег Богатов. – Узган елларда җиңү яуламаган проектларны да кабат тапшырырга була. Заявка-проектны әзерләүдә «РИТЭК» белгечләре дә булыша, мөрәҗәгать итсеннәр.

Конкурс эчтәлеге һәм шартлары белән ritek.lukoil.ru сайтында танышырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X