16+

«Булгария» корбаннары истәлегенә мемориал ачыла

Бүген, ягъни 10 июльдә «Булгария» теплоходы һәлакәтенә - бер ел. Әлеге фаҗигадә һәлак булганнар истәлегенә Кама Тамагы районының Сөйки бистәсендә Хәтер мемориалы ачыла. Әлеге комплекста мәчет һәм часовня да төзелде. Килгән кешеләр анда гыйбадәт кыла алачак. Мемориал территориясендә уңайлы шартлар тудыру максатында 10 эскәмия, 20 яктылык баганасы урнаштырылган. Комплекс төзелеше...

Бүген, ягъни 10 июльдә «Булгария» теплоходы һәлакәтенә - бер ел. Әлеге фаҗигадә һәлак булганнар истәлегенә Кама Тамагы районының Сөйки бистәсендә Хәтер мемориалы ачыла. Әлеге комплекста мәчет һәм часовня да төзелде. Килгән кешеләр анда гыйбадәт кыла алачак. Мемориал территориясендә уңайлы шартлар тудыру максатында 10 эскәмия, 20 яктылык баганасы урнаштырылган. Комплекс төзелеше 10 миллион сумга төшкән.
Россия балаларына багышлана
Америка җырчысы Лиза ЛаРю «Булгария» фаҗигасендә һәлак булган балалар истәлегенә багышлап җыр («Lemniscate - Children of the Bulgaria») иҗат иткән.
Лиза ЛаРю, музыкант һәм композитор буларак, күп кенә премияләргә лаек булган җырчы. Танылу аңа Америка җирле халыкларының гореф-гадәтләре тәэсирендә язган җырлары аша килгән. Җырчы әйтүенчә, әлеге композиция прогрессив рок стилендә эшләнгән 13 минутлык эпик әсәр.
- Кечкенә чагында әни чиркәүдәге ятимнәр йортында яшәгән. Төннәрен, качмасыннар өчен, индеец балаларын бикли торган булганнар. Балалар яшәгән әлеге бина бервакыт янып киткән, эчендәге сабыйлар чыга алмыйча, тереләй янып үлгән. «Булгария»дәге фаҗига минем хәтеремдә әни сөйләгән әлеге вакыйганы яңартты, - ди автор-башкаручы. - Балаларны яклаучы, саклаучы законнар һәм кагыйдәләр бөтен дөньяда бар көченә эшләсен иде. Һәр илнең иң төп һәм беренче бурычы - балаларны тынычлыкта тәрбияләү һәм аларны хәвеф-хәтәрсез киләчәк белән тәэмин итү булырга тиеш бит.
«Булгария»гә багышлап язылган җыр беренче тапкыр Америка радиосында бүген, ягъни фаҗигадән соң нәкъ 1 ел үткәч яңгыраячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading